Домой Жизнь татар Татары в регионе Минем карт бабам Бөек Ватан сугышында ДАН орденына лаек булган.

Минем карт бабам Бөек Ватан сугышында ДАН орденына лаек булган.

0
Минем карт  бабам  Бөек Ватан сугышында ДАН орденына  лаек  булган.

    Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бу җиңүгә үзенең өлешен керткән  фронтовик- ветераннар арасында минем туганнарым да бар. Мин Илһамия әбиемнең әтисе – Сәгыйт бабамның абыйсы – Салахов Исламнур Фәссәх улы турында язарга булдым. Аны минем карт бабам,  дип атавым  һич тә ялгыш булмастыр, чөнки ул да бит Салаховлар нәселенең бер тармагы. Самара өлкәсенең Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәссәх (Сәләхетдин улы) карт бабам  һәм Гөлминисә карт әбием гаиләсендә инде  ике  балалары Гатаулла һәм Сәлимә артыннан  1925 нче елда  өченче бала булып  Исламнур бабам дөньяга аваз сала.(Алдагы елларда Салаховларның тагын Ярулла һәм Сәгыйть исемле уллары да туа).                          

    Ул елларда тормыш итүләре бик җиңел булмаганга, билгеле, гаиләдәге  яшүсмерләргә  өйдәге  эшләрнең  авырлары эләгә: малларны көтүдә көтүләр, җир  сөрү, печән чабу, урак уру һәм башка эшләр. Исламнур  кечкенәдән абыйлары-иркәләре арасында җитез, тырыш, уңган, эш сөючән  булып үсә.

    1941 нче елның 22 июнендә  немец  илбасарлары безнең илебезгә  мәкерле рәвештә һөҗүм итәләр.  Шуңа 1941 елның җәендә  гаиләдә иң  олысы булган  Гатауллага сугышка  китәргә чакыру килә. Ә 1943 нче елның 4 январендә 18  яшьлек  Исламнур үз теләге белән сугышка китә. Анда ул  гвардия сержанты  дәрәҗәсендә Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденнары белән бүләкләнгән УКРАИНА фронтында 2нче механикалаштырылган мотоукчылар батальонының  миномет-расчет командиры булып хезмәт итә. Бабам дошманны куып, аларны инде Германия җирендә тар-мар итеп алга бара. 1943-1945 нче елларда ул күп кенә батырлык үрнәкләре дә күрсәтә. 

   Ничектер  бервакыт  алар  шоссе  буйлап  баручы  күпсанлы  хәрби  техникадан  торган  немец колоннасын  күрәләр  һәм  аны утка тотарга дигән приказ алалар. Шул вакытта Салахов  командалык  иткән  миномет-расчеты  дошманның  3 автомашинасын сафтан чыгара, 45  солдат- офицерын  юк итә.  Шушы  күрсәткән  батырлыклары  өчен  Исламнур  карт  бабай 1944 нче елда “Батырлык өчен” (“За отвагу”)  медале, “Кызыл йолдыз” ордены, III дәрәҗә “Дан” ордены  кебек  дәүләт  бүләкләренә  лаек  була.

 1945 нче елның 20 апрелендә Шварце-Пупис авылы янында, Сәләхов Исламнур командалык иткән миномет расчеты  немецларның  10 солдатын һәм офицерын  юк итә һәм 2 ут ноктасын бастыра. Үзенең  дошманга яудырып торган  каты миномет уты астында безнең сугышчыларга бу авылны  штурмлау мөмкинчелеген бирә ул. 

    Инде  сугышлар бетеп, Җиңү залплары яңгыраганнан соң,  фронтовик  карт бабам үзенең туган якларына – Иске Ярмәк авылына кайта.  Күп тә үтми   ул  Уфа шәһәренең иң чибәр кызларының берсе булган Флюра апа белән тормыш корып җибәрә. Шул чагында  Исламнур бабайның олы  апасы Төркмәнстанның Тахта Базар шәһәрендә  яши  торган була. Берникадәр вакыттан соң Исламнур бабам да гаиләсе белән  шунда китеп бара.

Анда аларның  2 кызлары  һәм   1 малайлары туа.

 Күп  кенә еллар үткәч, анда  аның  яраткан хатыны- Флюра җиңги  вафат була. Инде байтак кына  Мәскәүдә яшәп яткан улы Исламнур бабайны үзе янына  чакыра. Һәрвакыт  туган якларын сагынып яшәгән ветеран 1995 нче елда  Иске Ярмәккә  кунакка кайта. Аның бик тә туган нигезен, вафат булган әти-әниләренең, абыйларының авыл зиратында җирләнгән  каберләрен күреп, аларның рухына  догалар кыласы килә.

   1941-1945 нче елларда булган дәһшәтле сугыш Исламнур бабайны көчле, кыю булырга, авырлыклар алдында тез чүкмәскә, кыенлыкларны җиңә белергә өйрәтә. Бөек Ватан сугышына  илебезнең бәйсезлеген якларга Салаховлар гаиләсеннән  3 бертуган егет чыгып китәләр.  

   Тик  Гатаулла  белән  Исламнурга  гына  Германиядә  немец башкисәр-ләренең  муенын сындырып, туган  нигезләренә  исән-имин  кайту  бәхете  эләгә, ә менә Ярулла карт бабай сугыш  кырында  хәбәрсез югала.
2011 елның  9  Май – Җиңү көненнән  соң   безнең  Исламнур  карт бабабыз  – кыю минометчик, гвардия сержанты  мәңгелеккә безнең арабыздан китә.

 Ул Мәскәү   шәһәренең  татар зиратына  күмелә. 
Мин  Исламнур бабамны  фотосурәтләрдән генә күреп белсәм дә, әбием сөйләгәннәрдән аның турында бик күп истәлекләр дә беләм. Шундый батыр йөрәкле  бабам белән чын күңелемнән горурланам. Шуңа күрә мин : “Дөньялар тыныч булсын, илебезнең чикләре бозылмасын, безгә сугышлар күрергә язмасын, балалар ятим калмасын”, – дип телим. 
Еллар үткән саен сугыш ветераннарының саны  да кими бара. Без – аларның оныкларының балалары – фронтовиклар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз , тормышыбыз тыныч булсын иде!

Самара  шәһәре “Яктылык” мәктәбенең                                                                                9 А сыйныф  укучысы  Ләйсән  Кәримова