“Минем динем!” – дип гадәткә кертеп, яратып әйтергә өйрәнергә тиешбез

0
38

Ислам дине тоткан кешегә Аллаһы Тәгалә дүрт төрле нигъмәт бирә: тынычлыкны, бәрәкәтне, бер-берсен яратуны һәм доганың кабул ителүен.

Кеше тормышында ислам дине никадәр күбрәк булса, Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме дә шуның кадәр булачак. Мисалга пылауны алыйк. Аны әзерләр өчен учак ягарга, казан, көнбагыш мае, ит, кишер, суган, дөге һәм оста пешерүче кирәк. Шулардан берсе генә булмаса да, пылау тәмле булмас иде. Безнең тормышыбызга һәм йортыбызга да ислам дине үзеннән-үзе килмәячәк.

Раббыбыз Аллаһ әйтте: “И, иман китерүчеләр! (Әмерләремә итагать итегез һәм) Тынычлыкка (исламга) тулысынча керегез, (һәм дини хөкемнәр арасында аерма ясап), шайтан юлларына иярмәгез, чөнки, шиксез, ул сезгә ап-ачык дошман” (әл-Бакара сүрәсе, 208 аять).
Кешене бәхетле итә торган бер генә юл бар, ул да булса – ислам дине.

Кешеләрнең йөрәгендә дөнья кыйммәте булганга күрә, алар шуңа ирешү өчен хыяллана. Тәмле ризык, матур кием, җитез машина, уңайлы фатир яки шәхси йорт үзеннән-үзе барлыкка килми бит. Алар өчен вакыт һәм тырышлык куярга кирәк. Әгәр кемсәләрнең йөрәгендә дин кыйммәте булса, алар да шулай ук аның өчен көчен салыр иде. Рәсүл әкрам галәйһиссәләм әйтте: “Җәмәгать белән укылган намаз ялгыз укуыннан караганда 27 мәртәбә яхшырак”.  Әгәр берәр кешегә фәлән җирдә эшләгән өчен 1000 сум, ә башка урында 2700 (?) сум түлиләр дип әйтсәләр, кайсысын сайлый? Әлбәттә, кайда күбрәк түлиләр – шуны. Бармы дөньяда 30 минутлык эш өчен бөтен кешегә дә фатир яисә йорт бирүче шундый дәүләт, оешма яки ширкәт? Әлбәттә юк! Ләкин юмарт, бай һәм бирүендә чиге булмаган Аллаһ, 30 минут эчендә укыла торган 12 рәкәгать духа намазы өчен җәннәттә алтыннан булган сарай салып куячак.Рекламаhttps://yastatic.net/safeframe-bundles/0.69/1-1-0/render.html

Пәйгамбәребез: “Кем Коръәннән бер хәреф булса да укыса, бер изге гамәл кылган шикелле булыр. Бер изге эш өчен 10 савап бирелер. Мин “Әлиф”, “Ләм”, “Мим”не бер хәреф дип әйтмим, “Әлиф” – хәреф, “Ләм” – хәреф, “Мим” – хәреф”, – диде. Мәсәлән “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дигән сүздә 19 хәреф бар. 19ны 10га тапкырласак, 190 савап булыр.

Раббыбыз Аллаһ әйтте: “Хәерле эшләрдә ярышыгыз. Һәммәгезнең дә кайтуыгыз – Аллаһка, Ул исә сез ихтилаф иткән нәрсәләрне сезгә хәбәр итәчәк” (әл-Мәидә сүрәсе, 48 аять). Шушы аятькә нигезләнеп, сәхабәләр изге гамәлләрдә көне-төне ярышканнар. Гомәр радыйяллаһү ганһү сөйли: “Ничек кенә мин Әбүбәкерне изге эштә узарга теләгем булса да, ул һаман миннән караганда беренчеләрдән булып аны үтәде”.

Ни өчен сәхабәләргә безгә караганда дин тоту җиңел иде? Чөнки аларның йөрәгендә дин, ә кулында дөнья булды. Ә безнең киресенчә йөрәгебездә дөнья, ә кулыбызда дин тора. Шуның өчен дин тоту безгә авыр булып тоела.

Безнең яраткан сүзләребез: “Минем хатыным, минем балаларым, минем өем, минем машинам, минем эшем”. Шулай ук без: “Минем динем!” – дип гадәткә кертеп, яратып әйтергә өйрәнергә тиешбез. Без хатын, балалар, эш өчен ничек җаваплы, шулай ук дин өчен дә барыбыз да җаваплыбыз.
Никадәр бал хакында аның файдасын, тәмен сөйләсәк тә, ашамыйча торып, белеп булмый. Шулай ук суга кермичә торып, йөзәргә өйрәнә алмыйбыз. Моннан чыгып, шуны аңлыйбыз, динне аңлар өчен аның буенча яшәргә кирәк.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов,
Питрәч районы, Көек авылы имамы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

shahrikazan.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here