Домой Поздравления Минсәхи Кыям улы Сабитовка – 65 яшь!

Минсәхи Кыям улы Сабитовка – 65 яшь!

0
Минсәхи Кыям улы Сабитовка – 65 яшь!

Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы Минсәхи Кыям улы Сабитовка – 65 яшь!

Хөрмәтле кодабыз!

Ихлас күңелебездән матур юбилеең белән тәбрик итеп, сиңа иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син – сабыр, кешелекле, олы җанлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кодагыебыз Галия белән озын, матур гомер кичерергә насыйп булсын.

65 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә гомер түренә,

Күңелеңдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,

Шатлык белән үтсен һәр көнең,

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Самарадан Газизнур һәм Сәмгия Хәмәтшиннар.