Домой Жизнь татар Минтимер Шәймиевнең әтисе капкынга эләккән бүрене бер сугуда үтерә торган булган

Минтимер Шәймиевнең әтисе капкынга эләккән бүрене бер сугуда үтерә торган булган

0
Минтимер Шәймиевнең әтисе капкынга эләккән бүрене бер сугуда үтерә торган булган

Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан Шәрип Шәймиев музей-йорты мөдире Гөлназ Гыйбадуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә Минтимер Шәймиевның әтисе турында кызыклы истәлекләр турында сөйләде.

— Шәрип Шәймиев бик көчле булган. Фотографиясенә карасагыз да, аның баһадирдай гәүдәле кеше икәнен күрә аласыз. Капкынга эләккән бүреләрне чукмар белән бер сугуда үтерә торган булган ул, — диде Гөлназ Гыйбадуллина.

Шәрип абыйның бүре чукмары бүген дә музей-йортта саклана. Ул тимердән эшләнгән, шактый авыр корал, бейсбол уйный торган битаны хәтерләтә.

Бүре чукмары Рифат Каюмов


1954 елда Шәрип Шәймиев Әнәк авылында үзе җиткергән йорт 2005тә музей-йорт итеп ачылган. Өйнең бурасы, түшәм-сайгаклары сакланган, нигез ташлары гына яңартылган. Алты почмаклы йортның торак мәйданы 42,3 квадрат метрны тәшкил итә.

Йорт Минтимер Шәрипович мәктәпне тәмамлаганда төзелгән. Ул монда каникул вакытларында, соңыннан гаиләсе белән кунакка кайткан. Минтимер Шәймиевнең: «Һәр якшәмбе саен әткәй белән әнкәй, олы якка өстәл әзерләп, безне туган нигезгә җыялар иде, дөнья хәлләрен сөйләшә, фикер алыша идек», – дигән истәлекләре белән дә уртаклашты Гөлназ Гыйбадуллина.

Рифат Каюмов


— Шәрип Шәймиев 1930 елларда Актаныш районында оешкан беренче колхозның беренче җитәкчесе була. Хуҗалык 7 мартта оешканга, аңа «8 Март» дигән исем бирелә. Авыл халкы Шәрип абыйны бертавыштан рәис итеп сайлап куя. Колхоз республика күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешә, — диде музей-йорты мөдире.

Музей фондында 724 экспонат саклана. Аларның күбесе Шәрип Шәймиевнең шәхси әйберләре. Биредә коммунистлар һәм җитәкчеләр генә кигән хуҗаның күн тужуркасын (плащын), патефонын, радиоалгычын, 1960нчы елларда алынган телевизорын, улы Минтимер бүләк иткән телефон аппаратын күрергә була.

Музей ачылгач та, Минтимер Шәрипович белән Сәкинә Шакировна кунакка кайтып, китаплар, фотографияләр, өстәл предметлары һәм башка әйберләр бүләк иткәннәр. Йортта шулай ук 16нчы калибрлы ау мылтыгы да саклана.

— Шәрип абый кышкы салкын төннәрдә бүреләрне куркытыр өчен, баскыч төбенә чыгып, мылтыктан һавага ата торган булган. Аның атканын бөтен авыл ишеткән, — диде Гөлназ Гыйбадуллина.

Музей-йортка килгән кунаклар XX гасыр уртасында алдынгы колхоз рәисләре яшәгән шартларны күрә ала. Кунаклар дигәннән, музей элегрәк ел саен өч меңнән артык кешене кабул иткән. Швеция, Малайзия, Америка, Төркия һәм башка илләрдән дә килүчеләр булган. Минтимер Шәриповичка багышланган бюст һәм мемориаль комплекс ачылгач, кунаклар саны ике тапкыр арткан.

— 2020 ел нәтиҗәләре буенча, монда 6490 кеше булды. Бу кечкенә генә авыл һәм музей өчен бик зур сан, — диде музей-йорт мөдире.

Һәр килгән кунак, иң беренче чиратта, Минтимер Шәриповичның бюсты янында фотога төшәргә тырыша икән. Алар яр буендагы сукмакларда җәяү йөриләр, андагы арт-объектларны карап чыгалар. Инфостендлардан Минтимер Шәриповичның ике дәүләт телендә аудиоформатта яздырган кызыклы, мавыктыргыч хатирәләрен тыңларга яраталар.

— Җәй көне фонтан бик матур. Балалар аеруча ярата аны. Әнәк искиткеч матурланды. Илшат Фәрдиев, Альберт Мостафин кебек авылдан чыккан шәхесләребез белән горурланабыз. Алар авылны яшәтергә, халыкны эшле дә, ашлы да итәргә тырыша торган егетләр, — диде Гөлназ Гыйбадуллина.

Рифат Каюмов

intertat.tatar