Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзер Самара шәһәрендә яшәүче Миргасыйм Мисбахетдин улы һәм Мәрьям Мөхтәсәр кызы Галәлетдиновларның бергә гомер итүләренә – 50 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне шушы матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.
Кулга-кул тотынып, ярты гасыр
Сандугачтай гомер итәсез.
Бер-берегезгә һәрчак терәк булып,
Тормыш йомгакларын сүтәсез.
Сәламәтлек сезне ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Изге теләкләр белән улларыгыз Илфак, Илшад, киленнәрегез Венера, Әлфия, оныкларыгыз Алсу, Марсель, Данияр.