Домой Поздравления Миргасыйм Мисбахетдин улы һәм Мәрьям Мөхтәсәр кызы Галәлетдиновларның бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Миргасыйм Мисбахетдин улы һәм Мәрьям Мөхтәсәр кызы Галәлетдиновларның бергә гомер итүләренә – 50 ел!

0
Миргасыйм Мисбахетдин улы һәм Мәрьям Мөхтәсәр кызы Галәлетдиновларның бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзер Самара шәһәрендә яшәүче Миргасыйм Мисбахетдин улы һәм Мәрьям Мөхтәсәр кызы Галәлетдиновларның бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне шушы матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Кулга-кул тотынып, ярты гасыр

Сандугачтай гомер итәсез.

Бер-берегезгә һәрчак терәк булып,

Тормыш йомгакларын сүтәсез.

Сәламәтлек сезне ташламасын,

Көннәрегез үтсен шатлыкта.

Яшәү тәме, дөнья яме, саулык

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Изге теләкләр белән улла­рыгыз Илфак, Илшад, килен­нәрегез Венера, Әлфия, онык­ларыгыз Алсу, Марсель, Да­нияр.