Домой Жизнь татар “Мулан”: кытай риваятендә татар хатыны язмышы

“Мулан”: кытай риваятендә татар хатыны язмышы

0
“Мулан”: кытай риваятендә татар хатыны язмышы

Хатын-кызлар, аларның карашлары зур мәйданга чыга. Дөнья корпорацияләре хатын-кыз проблемнары турында кино, мультфильмнар иҗат итә һәм алар безнең җәмгыятькә дә аваздаш. “Мулан” риваятендә татар хатыны язмышы да чагылыш таба ди журналист Римма Бикмөхәммәтова. Шул хакта аның комментарын тәкъдим итәбез.

Disney чыгарган “Мулан” кинофильмын карадыгызмы? Карамаган булсагыз, карагыз. Хатын-кызларга да, ирләргә дә файдалы. Алдан ук әйтәм: аны протест йөзеннән карамасаң да була. Фильмның ахыргы титрларында Disney Синҗан төбәгендә эшләргә рөхсәт иткән өчен Кытай хакимиятенә рәхмәт әйтә. Махсус көтеп утырдым бу урынны, чынлап та бармы дип: башта ике җыештыручы керде, аннары администратор, ник китмәгәнемә бераз сүгенеп карап тордылар торуын, әмма миңа белү кирәк иде, аннары акча да түләнгән бит.

Кытайда төрки халыкларга: уйгыр, татар, казакъ, дунган һәм башкаларга каршы коточкыч геноцид бара һәм алдынгы американ ширкәтенең моңа күз йомганы ачу китерә, әмма Disney үзе бер дәүләт буларак эш итә, аның үз акча сәясәте. Disney-ны аның өчен озак сүгеп була, әмма сәгатьләр буена никадәр сыйфатлы эш башкара дип тел шартлатып сокланып та була.

Сюжетны сөйләмим. Ул кытай риваятьләренә нигезләнә, авыру атасы урынына илен илбасарлардан коткарырга дип сугышка чыгып киткән, үзенчәлекле рухи һәм физик көчкә ия булган Мулан исемле авыл кызының батырлыгы турында ул. Ирләр арасында кемлеген яшереп яшәргә мәҗбүр булган һәм алар тарафыннан куылып, иленә никадәр тугры булуын авырлык аша дәлилли алган кыз ул Мулан.

Илбасарлар, әйткәндәй, Кытай җирләрен басып алучы татарлар. Disney мультфильмында (ул иртәрәк чыкты) алар һуннар дип телгә алына. Кинофильмда исә Кытай империясен жужаннар басып ала дип бирелә. Режиссерларга бернинди дә дәгъва юк: татарлар көчле, гайрәтле, оста сугышчылар итеп тасвирланган. Кытайга бәреп керүләре дә аңлашыла: Бүрехан атасының үлеме өчен үч ала, кытайлар яулап алган җирләрне кире кайтарырга тели. Нормаль максат. Татарларны монгол актерлары уйный. Әйтергә кирәк: бик гайрәтлеләр. Атлы гаскәргә карагач та тының кысыла.

Кинопропаганда никадәр көчле, аһ итеп карыйсың, хәтта геноцид та онытыла

“Мулан” матур төшерелгән, масштаблы, моның турында аерым язасы. Минем өчен иҗат әсәрендә детальләр мөһим. Менә монда да авыл күренешләре күп һәм күп гасырлар элеккеге кытайларның яшәешен күзаллап була. Кешеләренең киемнәрен каты тукымадан эре итеп атлатып теккәннәрен күреп сокландым, чөнки бу ышандыра. Ат башындагы таҗ, кызның чигүле аяк киеменнән, аш табыннан алып җәйрәп яткан болыннар, тауларга, сугыш мәйданына кадәр кытай мәдәниятенең нечкә һәм көчле булуы күрсәтелгән. Яратып һәм яраттырып төшерелгән. Менә бит кинопропаганда никадәр көчле, аһ итеп карыйсың, хәтта геноцид та онытыла.

Татар кино, мультфильм караганда үзенеке белән чагыштыра. Ярар, һәрбер татар түгел, татар журналисты дип әйтик, “Ә бездә ничек? Бу бит бездә дә шулай!” дип анализлый ул. Һәрхәлдә үзем шулай. “Мулан”ны караганда бу Кытай авылы түгел, ә татарныкы, Муланны Миләүшә дип кабул итсәң, нәкъ татар мохите, татар мәдәнияте, татар гореф-гадәтләре, фәлсәфәсе бит бу дип шаккатасың. Кытайда да ата-ананың, нәселнең йөзенә кызыллык китермәү бар икән бит. Артык кыланма, сикермә, булганына шөкер ит, атаң белән анаң сүзе бар, аяк астына салып таптама, гаилә, авыл, ил намусына тап төшермә… Бәлки, бу безнең турындадыр, ә? “Мулан”дагы диалоглар безнең өйдәге сөйләшүләрне хәтерләтте. Кинода прототиплар да күп. Менә “Мулан”да яучы роле үтә дә шәп күрсәтелгән! Чын безнеңчә, чын Наилә ханым дип карап утырасың. Шуның өчен булса да барып карарга кирәк.

Мөһим урынга җитәкчелеккә барыбер ирләрне алалар, хатыннар читкә этерәлә

“Мулан” хатын-кыз язмышы турында, ирләр дөньясында үз урынын табу турында. Disney соңгы елларда хатын-кыз темасын күтәрә. Бу “Холодное сердце” мультфильмында да ярылып ята, бу “Мулан”да бар. Хатын-кызның хокуклары, үз урынын эзләү, табу, хатын-кызга, ул телиме, юкмы, балачактан йөкләнгән бурычлар, ирләр, җәмгыять тарафыннан хатын-кыз башкарырга тиешле эшләр яки сыйфатлар… Бездә, татарда, матриархат диләр инде ул, ирләр белән хатын-кызлар идарә итә дип уйлау бар. Чыннан да, көчле татар кызлары, мөслимәләр бар. Хокуклар кысыла дип әйтү авыррак, татарлар арасында бизнесвуменнар да шактый. Әмма җәмгыятьтә ирләргә өстенлек бирелү барыбер бар. Хакимиятне генә алыйк: хатын-кыз министрлар ничәү? Озак еллар дәвам иткән традициягә нигезләнеп мәдәният, ЗАГС башлыклары, социаль тармакны гүзәл затларга йөклиләр. Баланс өчен, менә бар бит дип күрсәтер өчен. Хатын-кызлар шушы тармакны гына алып барырга сәләтле дигән караш яши. Ә мөһим урынга җитәкчелеккә барыбер ирләрне алалар. Ышанмыйлар, бәлки, хатын-кызлар булдыра алганнарын кабул итү дә авырдыр ирләр дөньясына.

Журналистиканы алыгыз: журнал, газет, тв, радио, мәгълүмат агентлыкларында башлыклар башлыча ирләр. (“Сөембикә”, “Салават күпере”ннән тыш. “Акчарлак”ны да санамыйк, ул – хосусый газет һәм Рүзилә Сафина бу үргә менәр өчен никадәр авырлыклар узганын үзе генә беләдер, өстәвенә, ул Азатлыкка яшьлек чагында журналистика түгел, ә сәхнә турында хыялланганын әйтте һәм шул балачак хыялын тормышка ашыруга ул әле генә көч, кыюлык тапкан). Нинди генә акыллы һәм булдыклы булма, ахыр чиктә “Их, хатын-кыз шул ул” дип әйтеп, ирләргә өстенлек бирелә. Мондый хәл бар. Шул ук вакытта җитәкче ирләрнең күбесеннән эшкә ирләргә караганда хатын-кызларны алам дигән сүзләрен ишетәм. Бик гади аңлаталар: “Ирләргә кешеләр белән уртак тел таба белү авыррак, минминлекләре көчле, ә хатын-кызлар, сирәк кенә истерикага бирелсә дә, җаваплы, туфан купса да эшләрен җиренә җиткереп башкарачак”.

Үз урыныны тапмаган, бәргәләнгән, сугылганнар арабызда аз түгел бит

Бармы бездә, татарларда, хатын-кызның хокукын бозу проблемы? Мин бар дип әйтә алмыйм, әмма хатын-кызлар тиешле дәрәҗәдә бәяләнми, кадерләнми. Бусы бар. Кинода тагын бер төп персонаж бар, ул да хатын-кыз. Сихерче. Зур көчкә ия булуы аркасында, ә ул көч белән бары тик ирләр генә идарә итә ала дигән стереотиплар белән яшәүче якыннары, авылдашлары, иле кабул итмәгән килеш яшь кыз сихерчегә әйләнә, дөресрәге, аны мәҗбүр итәләр. Читкә этәрелеп, гомер буена рухи, физик көчен мәрхәмәтле эшкә юнәлтә алмаганга, аны начарлыкта кулланга күрә үпкә белән яши, үзенә урын таба алмый. Һәм күзләрендә һәрвакыт сагыш, күз яшьләре эленеп тора. Мин илемә кирәкмәдем дигән уйлар белән ул соңгы секундта Муланны кызганып үлемнән коткарып һәлак була. “Үз илеңдә урыныңны тап, Мулан”дип җан бирә ул. Үз урынын тапмаган, бәргәләнгән, сугылганнар арабызда аз түгел бит…

Хәзер башкасы турында. Саундтрекны инглиз вариантын Кристина Агилера башкара. Үзебезчә әйткәндә, күңелгә ятышлы булмады минем өчен. Ә урысча вариантын – җырчы Манижа башкара. Нәкъ өстенә басканнар! Аңа “Мулан” җырын башкарырга биреп бик дөрес эшләгәннәр. Манижа милләте белән таҗик кызы, туган телендә, урысча да җырлый. Бик кәттә җырчы булып санала. Ул үзе дә халкының, Урта Азиядән килүче мигрантларның хокуклары өчен көрәшүче җырчы. Ксенофобия, урыс булмаучы халыкка карата яшәгән фобиягә каршы көрәшүче хатын-кыз ул. Шуңа да аның башкаруындагы җыр күпкә ышандыра. Чокына торгач, казакъ вариантындагы саундтрекка да очрадым. Аны Гөлсем Морзабәкова башкара. Анысы тагын да көчлерәк тоелды, безгә якын сүзләр, төшенчәләр.

АКШ чыгарган кино, мультфильм казакъча да актуаль яңгырганны күреп, тагын мескенлек белән ачу катыш хисләр туып: “Татарча да менә дигән килеп чыга ала бит!” дип тел шартлаттым. Бу очракта да бәйсез дәүләт шул алар дип аклап була. Әмма Disney-да андый регламент юк. Аларга син бәйсезме, юкмы – мөһим түгел. Акча түлә дә теләсә нинди телгә тәрҗемә ит тә рәхәтләнеп күрсәт кинофильм яки мультфильмны. Татарстан да турыдын-туры урыс дубляжы белән беррәттән татарча кинофильмны да чыгара алыр иде. Бер көнгә иртәрәк чыгарса, гомумән фурор булыр иде. Сез күз алдыгызга китерә аласызмы моны? Мин китерә алам. Һәм бу мөмкин дип саныйм. Бары тик сәяси ихтыяр көче һәм акча кирәк.

Disney инде урыс әкиятләренә нигезләнгән берничә кинофильм төшерде. Бу Русия хөкүмәтенең заказы белән эшләнә. Белүемчә, Disney-ның монда үз вәкиллеге бар. Татарстан кайчан да булса сыйфатлы кинофильмнарны тудыра башлавына ышынам мин, талантлар бар бездә, әмма вакытның да узганын аңлыйм. Ни әйтергә телим? Татарстан йә дөньяда барысы да егылып караган киноны татарчага тәрҗемә итүгә хокукларын сатып алсын иде, яки Disney Татарстан иҗатчылары белән берлектә яшүсмерләргә берәр кино эшләсен инде, йә? Навальный киносыннан аңладык бит инде: республикада акча бар. Катнаш никах, урыс-татар дуслыгы, яки федераль үзәккә мәдхия уку кебек темаларны (федераль үзәк белән берлектә төшерелгән яки хакимият заказы булса, геройларның берсе Зөләйха, икенчесе, һичшиксез, Матвей була, гәрчә Мансур да ярар иде) читләп узып, яшүсмерләр дә, аларның ата-аналары да карарлык кинофильм тудырып була. Татарлар турында. Татарның тарихи вакыйгалары турында. Берәр татарның риваятенә нигезләнеп… Мәхәббәт, дуслык, тугрылык, илгә мөхәббәт, батырлык, мәрхәмәтлек, кешелек кыйммәтләре турында. Безнең дә бит әйтер сүзебез бар.

Римма Бикмөхәммәтова
журналист

azatliq