Мулла авылына – 220 ел!

0
168

13 августта Елховка районы, Мулла авылының 220 еллык юбилеена багышланган бәйрәм узды. Чараның тантаналы өлешен авыл башлыгы Рафаэль Салюков башлап җибәрде. Аннан соң авылның олы яшьтәге юбилярларын, озак еллар бергә яшәгән һәм яңа гына никах укыткан яшь гаиләләрне котладылар. Авылыбызның иң зур “стажлы” гаиләләре арасында – 65 ел бергә гомер иткән Ислам һәм Гөлсирә Фәхретдиновлар, 55 ел буе кулга-кул тотынышып баручы Габделхак һәм Рәйсә Вәлитовлар, ярты гасыр элек никахлашып бүгенге көнгә кадәр пар алмадай гомер итүче Наил һәм Әлфия Фәткулловлар бар.

Зур тырышлык белән әзерләнгән бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Махсус чакырылган артист Ринат Рәхмәтуллин, “Хыял” ансамбле, “Тамчы” бию коллективы, Рауза Үзбәкова, Фәния Имангулова, Алисә Дәүләтбаева, Фәүзия Абдрәшитова, Илдар Чипчиков, Сергей Чубуков һәм башкалар кунакларга матур җырларын һәм дәртле биюләрен, ә Гөлшат Әхмәтова һәм шагыйрәбез Гөлсирә апа Фәхретдинова шигырьләрен һәм матур хатирәләрен бүләк иттеләр.

Көн буе ярминкә гөрләп эшләп торды. Асыл затлар яулык бәйләү буенча осталык дәресендә бик теләп катнаштылар. “Тылсымлы сандык” оешмасы җитәкчесе Наталья Голованова төрле материалдан курчак ясау буенча мастер-класс уздырды. Бу шөгыль балаларга аеруча ошады. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен кулланып, рәхәтләнеп үзләре теләгәнчә курчаклар ясадылар. Балаларның борынгы халык уечыклары тарихы белән кызыксынуы бик куандыра. Шулай ук бәйрәм программасында көрәш бәйгесе дә каралган иде. Анда 38 килограммга кадәр балалар көч сынашты. Айдар Галимов авылыбызның яшь батыры титулына лаек булды. Кунаклар тамак ялгап ала алсын өчен шашлык, өчпочмак-пәрәмәчләр, лимонад-соклар һәм башка тәм-томнар сату да оештырылган иде.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Авылдашлар да, килгән кунаклар да бик канәгать булып, бәйрәмне авыл Сабан туе дип атадылар һәм юбилей тантанасын оештыруда катнашкан барлык авыл халкына һәм иганәчеләргә зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Мулла авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here