Домой "Ак калфак" Мурхабинова Эльмира Нургали кызын туган көне белән котлыйбыз

Мурхабинова Эльмира Нургали кызын туган көне белән котлыйбыз

0
Мурхабинова Эльмира Нургали кызын туган көне белән котлыйбыз

Хөрмәтле Эльмира Нургалиевна!

Сезне чын күңелдән ихлас котлыйм! СРТОО “Дуслык” коллективы һәм үз исемемнән Сезгә нык сәламәтлек, ныклы рухи көч, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

Киләчәктә дә Сезгә кайгы-хәсрәтсез якты көннәр, ак бәхетләр телим. Гаиләгездәге җылылык, балаларыгызның күңел җылысы һәм игелекләре Сезне гел үрелеп торсын. Тормыш юлыгыз җыр кебек матур, кояш кебек якты, мәңгелек һәм бәхетле булсын.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.