Домой Жизнь татар Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы Бөтенроссия конкурсының кыска исемлегенә кертелде

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы Бөтенроссия конкурсының кыска исемлегенә кертелде

0
Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы Бөтенроссия конкурсының кыска исемлегенә кертелде

Татар китап нәшриятында чыккан басма төбәк һәм туган як турында әдәбиятның Бөтенроссия бәйгесендә “Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык …” номинациясендә катнаша.

Китап Татар китап нәшриятында былтыр чыккан. Укучыларның игътибарына ике Моабит дәфтәренең тулы факсимилесы тәкъдим ителә. Төсле слайдлар  Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда сакланган оригиналь дәфтәрләрдән ясалган. ⠀

Конкурска 52 нәшрияттан һәм нәшрият оешмаларыннан 100 дән артык китап тапшырылды. Быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Вологда, Воронеж, Ижевск, Иркутск, Казан, Киров, Магадан, Түбән Новгород, Оренбург, Орел, Пермь, Севастополь, Смоленск, Чабаксар, Якутск һ.б. шәһәрләрдән басмалар тәкъдим ителә.  

“Малая Родина” төбәк һәм туган як турында әдәбият конкурсы 2005 елдан Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.  

matbugat