Домой Жизнь татар «Муса» романы эзеннән

«Муса» романы эзеннән

0
«Муса» романы эзеннән

Киров өлкәсендәге Урта Шөн авылында яшәүче ветеран укытучы Дамира ханым Нургалиева (Әмирханова) белән һәрбер сөйләшү аерым кыйммәткә ия. Бу юлы тирән белемле, тирә-якта тиңе булмаган зыялы бу ханым белән   язучы Шәйхи Маннур музеена күптән түгел булган сәяхәтем турында сөйләштек.

Тишек битләр

Сүзнең башы музейда мине иң шаккатырган экспонат турында булды.

– Дамира ханым, Шәйхи Маннурның эш өстәлендә аның “Муса” романының цензура аша узган сигнал экземпляры ята. Сызып атылган җирләре генә түгел, хәтта кайбер битләрендә кисеп-кисеп алынган төшләре бар! Битләре тишек! Элек китапларны шулай каты тикшергәннәр, ә бит “Муса” романы 1974 елда дөнья күрә!

– Менә яңалык, бу турыда беренче ишетәм, – диде ул. – Бик кырыс заманалар бар иде шул, мин ул чакларны хәтерлим. Әтиемнең мәктәп директоры булып эшләгән вакыты. Авылга килгән тимерче, Ибраһим Әмирхановның, минем әти инде ул, кем икәнлеген беләм, мөәзин малае ул, дип сөйләп йөргәнлеге ишетелде. Һәрбер авылда кеше өстеннән язучы кабәхәт  бер кеше буладыр инде ул. Моны ишеткәч без бик борчылдык, әмма әни тынычландырды. Әти партиягә кергәндә анкетасында үзенең мөәзин улы икәнлеген ачыктан-ачык язган була, шуңа күрә, курыкмагыз, диде.

– Шәйхи Маннур Муса белән таныш була, сугышка китәр алдыннан, Мәскәүдә очрашып, төне буе сөйләшеп чыгалар. Икесе дә хәрби корреспондент булып үзләре теләп китә. Икесе ике фронтка эләгә, Шәйхи, җиңүче булып Берлинга хәтле барып җитә, Муса да Берлинда була, әмма бик аянычлы хәлдә – әсир булып. Туган иленә Муса башта хыянәтче исеме белән кайта. Мусаны белгәннәр моны бик авыр кичерә, Шәйхи дә, ышаныргамы, ышанмаскамы белмичә, үзенә урын таба алмагандыр.

– Ул чакларны да хәтерлим, – Дамира ханым янә хәтерендә булганнарын барлады. – Минем педучилищеда укыган чак. Без Дания Баһаветдинова белән бик дус идек. Дания соңыннан Әхсән Баянга кияүгә чыкты, алай булса да кыз фамилиясен алыштырмады. Әхсән танылган татар әдибе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты. Ике бала үстерделәр, уллары Эльбрус фехтование буенча дөнья чемпионы. Менә шул Дания татар теле дәресендә (безне татар теле дәреслеге авторы Вәли Хаҗиев укытты) Муса Җәлил турында сорау бирде. Вәли абый озак эндәшми торды да, тәрәзә янына китеп, озак кына урамга карап торды да, аннан, класска таба борылмыйча, әкрен генә, илен саткан ул дип җавап бирде. Класста авыр тынлык урнашты. Мусаның акланган чагын да беләм. Университетта укыган чак. Без “Әдәби сүз” дигән стена газетасы чыгара идек. Коридордан барганда шул стена газетасы янында Марсель ага Борһанов туктатты. Академик Борһанов! Дамира, ди, ишеттеңме әле, Мусаны акладылар бит, сатлык җан түгел ул!

Муса эзеннән

Телефон аша шулай итеп башланып киткән әңгәмә шактый дәвам итте. Шәйхи Маннурның музей-китапханәсе бездән ерак түгел, Мамадыш районы Тулбай авылында урнашкан. Тулбай Шәйхинең туган авылы, исән чагында ул анда китапханә салдыра, “Муса”ны язганда шунда кайтып-кайтып торгалый да, бик күп китаплар бүләк итә. Кабере дә шунда, әнисе кабере янында. Ул, вафатыннан соң, шунда алып кайтып күмүләрен үтенеп, алдан ук хат язып калдыра.

Муса Җәлил белән аерым бер кызыксыну безнең, Киров өлкәсе татарлары конгрессы оешмасының, быел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә торган “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашудан башланып китте.  Балаларның Муса шигырьләре укуын кат-кат тыңлау шулкадәр тәэсир итте ки, аның турында бар булган язмаларны барлый башладым. Шул вакыт Кукмарадан “Ак калфак” җитәкчесе Зөмәрә ханым Җиһаншина, без Шәйхи Маннур музеена җыенабыз, әйдә, бергәләп дип, тәкъдим ясады. Музейда безне Римма Петровна Сөләйманова каршы алды һәм бик эчтәлекле итеп экскурсия үткәрде. Тулбай үзе зур авыл түгел, мәктәп- ләре башлангыч, бары җиде бала укый. Җиде! Алай булса да япмаганнар!

Шахта лампалары

Музейда Шәйхи Маннурга кагылышлы экспонатлардан тыш ул үскән чорга кагылышлы әйберләр күп. Мәсәлән, шахтер лампалары. Тулбайдан күп кеше шахталарга китеп эшләгән, шул исәптән, аның әтисе Фәрхулла да. Шәйхелисламның (Шәйхи Маннурның тулы исеме шулай) биш яшь чагында әнисе үлә. Әтисе бу вакытта читтә, шахтада була. Ятим калган өч баланы бүләләр: иң кечкенәсе авылда кала, Шәйхелислам белән Хәдичәне Югары Тәкәнешкә алып китәләр. Әтиләре авылга кире елъярымнан гына кайта. Бу вакытта  Югары Тәкәнештә көн күргән Шәйхелислам белән Хәдичә авылларын шулкадәр сагынган була, иңкүрәк урнашкан Тулбайга кайтып җиткәндә, туктап,  өстән, аңа күз салалар да, елап җибәрәләр. Менә шул сагыну Шәйхи Маннурны гомере буе озатып йөри:  авылына ул һәрвакыт шулкадәр сагынып кайта ки, әнә бит, алып кайтып күмегез дип, васыять тә калдыра. Әтиле булса да, үги әниле тормыш рәхәт булмый. Унбиш яшендә ул Мамадышка качып китеп, педучилищега укырга керә. Әтисе моңа бер дә риза булмый, әмма Фәрхулланы кулак дип Мамадыш төрмәсенә япкач, нәкъ менә шул аң-белемгә омтылучан тәвәккәл улы ярдәмгә килә. Шәйхелислам училищедагы бер укытучы белән төрмәгә барып әтисен җибәрергә күндерә ала.

Егерме беренче елгы ачлыктан качып Фәрхулла гаиләсе белән янә шахта якларына китә. Авылдан китеп чит җирләрдә йөрү җиңел булмаса да, Шәйхелислам  өчен бу бик гыйбрәтле тормыш мәктәбе була. Ул татар балалары өчен ачылган мәктәптә башлангыч классларда укыта, партия мәктәбенә укырга керә, дөрес, ул вакытта әтисе мулла хезмәтен үтәгәнлектән, анда озак укый алмый. Туган авылы Тулбайны, иртә киткән әнисен сагынулар тормыш сынауларына бирешми алга таба баручы егеттән шагыйрь ясыйлар, ул татар халкының әдәби дөньясына зур мирас калдырган, Мамадыш ягының горурлыгы булган Шәйхи Маннур булып җитлегә.

Трофей

Татар халкының җаннарны телгәли торган иң моңлы җырларыннан берсе булган “Шахта” җыры сүзләренең авторы Шәйхи Маннур икәнлеген күпләр белмидер. “Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска” дип башлана ул, хәтерлисез булыр. Анда тагын шундый сүзләр бар: “…Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең”. Туган туфрагыннан аерылып читләрдә ятлар арасында яшәргә мәҗбүр татар кеше чыдамаслык сагынуларын җырлап баскан. Моңа дәлил дип Тулбай музеенда саклана торган немец аккордеонын атар идем. Германия җирләренә барып җиткән кемдер  үзе чак исән кайтып егылган, кемдер алтын алып кайтып баеган, кемдер солдат капчыгына трофей аккордеон салып кайткан. Менә шул аккордеон алып кайткан кемдер турында Дамира ханымның истәлекләре бар, сугыштан кайткан аккордеон күрдем анда дигәч, сөйләп бирде.

– Татар җыр-моңга ом- тылган инде. Минем туган авылым Күгештә дә сугыштан кайткан  аккордеон бар иде. Анда Мөбарәкша исемле кеше уйнады, әй, без кызлар – биер идек! Татар авылларына сугыштан соң аккордеоннар күп кайта… Сагынып яшәүче татарның йөрәге яралы аның, сызлануын җырлап кына баса аладыр…

Милләт горурлыгы

Яшел Үзән районы Күгеш авылында туган Дамира ханым Нургалиева, язмаларын кыз фамилиясе белән Әмирханова дип имзалый торган Дамира ханым сагынуларның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Казан университетында Тукай стипендиясе алып укыган, матурлар арасында иң матуры булган Дамираны язмыш Шөн якларына китерә, монда ул тормышка чыга, тамырын җәя, әмма туксанынчы дистәгә якынлашучы Дамира ханымның өшләрендә әле дә туган авылы – Күгеше. Шәйхи Маннурның ни өчен гомере буе Толбаен сагынуын ул бик яхшы белә. Шәйхелисламның Муса илен саткан дигәннәренә ышана язганын да бик яхшы аңлый. Укытучылары да, әнә, класска арка белән борылып, шулай ди. Замана шундый була. Мусаны аклаган вакытны да бик яхшы хәтерли. “Муса” романы белән Шәйхи Маннур Җәлилне арабызга, татар гомере буе горурланырлык каһарман итеп кайтара.

– Ә менә  романның кайбер битләрен хәтта кисеп алганнарын белми идем, – диде ул.

Шәйхи Маннур музее бездән ерак түгел. Барыгыз, күрегез. Татар әдәбияты укытучылары, алып барыгыз балаларны, әдип туган авылга, ул салдырган китапханәне күрсәтегез,  ул утырып язган өстәл артында басып торсыннар, җиңүче булып Берлинга барып җиткән хәрби корреспондент, шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Шәйхи Маннур кебек милләт горурлыгы булырга өйрәнсеннәр. Һәм әйтергә онытмагыз: Бөек Ватан сугышы вакытында татар сугышчылары өчен газета ана телендә-татар телендә басылган!

Шәмсия ХӘЛИМОВА,
«Дуслык» газетасы