Музей экспонатларында яшьлек хатирәләре

0
46

Быелгы Музейлар көне алдыннан Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы администрациясе бинасының икенче катында “Туган як” музее ачылды

Дөресен генә әйткәндә, бу музей инде күптән бар. Озак еллар үзенең гаражында аның өчен экспонатлар җыйган Җәгъфәр Сәгыйров бу музейның барлыкка килү көнен тәгаенләп әйтә алмый.

– Бу хәл модадан чыккан “стенка”бызны өйдән гаражга чыгарып куйгач башланды, – дип сөйләп китте ул. – Мин озак еллар авылыбызның “Милосердие” социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә машина йөртүче булып эшлим, гаражым бар. Шкаф анда күчкәч, аны нәрсә беләндер тутырырга кирәк бит инде. Ә Себердә эшләгән чакларымда радио-магнитофоннар белән бик мавыга идем. Башта шуларны чыгарып куйдым, ыргытырга кулым бармады, яшьлек хатирәләре бит алар. Менә бу транзисторны култык астына кыстырып кызлар кызыктырып йөри идем. Ә менә бу “Рекорд” радиоласында пластинкалар акырта идек.

– Ә нинди музыка ярата идегез?

– 80нче елларда Олимпиада булган иде бит. Шуннан репортажлар, Олимпиадага багышланган җырлар тыңлаганым исемдә.

Менә шушы әйберләрдән башланды инде музей. Ә менә бу телефоннар җыелмасына карап, техник прогрессның ничек алга баруын күрергә була. Биредә сугыш вакытында кулланышта булган дисклы кара телефоннар, хәрбиләр өчен эшләп чыгарылган махсус телефон, төрледән-төрле өй телефоннары һәм пейджер кебек аппаратлар тезелеп киткән.

Татар кешеләрен чәй почмагы да җәлеп итә. Андагы самавырлар, чәйләр төрлелеген күреп хәйран каласың. Үткән гасырда “спекулянт” апаларыбыз Мәскәүдән алып кайткан искиткеч хуш исле һинд чәе дә, имамыбыз Габдулла Мөхәммәткәрим хәзрәт кайдандыр табып китергән такта чәй һәм авыл картасы да, бөтен авылдан җыелган зур һәм кечкенә җиз самавырлар да, приз формасында ясалганнары да, төрле чәйнекләр дә кояшта ялтырап утыралар. Әлбәттә, өстәрәк мәтрүшкәләр дә кибә. Сөт аерту сепараторлары, май язу өчен төрледән-төрле гөбеләр, бала бишекләре, көянтә-сандыклар, үлчәү-чүлмәкләр, татар өен бизәгән чаршау-чигүләр, палас-киезләр, чиккән намазлыклар, эш кораллары һәм тагын бик күп тормыш кирәк-яраклары бар монда.

Ләкин иң мөһиме – авылның кешеләре, әлбәттә. Әле күптән түгел генә вафат булган танылган якташыбыз – яшь чагында “Ак каен” ансамблен оештыручылар арасында йөргән, 1983 елда Чернобыль атом-төш электростанциясендәге фаҗигане туктатуда катнашкан, алдагы гомерен инвалид буларак үткәргән, ләкин нурланыш авыруына бирешмәгән, шушы сыйфатында да авылның иң абруйлы кешесе булып танылган Тәбрис Вәлиәхмәтовтан калган документлар, язмалар, авыл кешеләренең шәҗәрәләре дә шушы көннәрдә музейга тапшырылган. Иске Ярмәк авылы тарихында күренекле эз калдырган данлыклы кешеләр, атказанган укытучылар, авыл хезмәтчәннәре турында да материаллар байтак.

– Шуны да билгеләп үтмичә булдыра алмыйм – “Бердәмлек” газетасының да крайны өйрәнү эшенә керткән өлеше байтак булып чыкты бит әле. Анда басылып чыккан мәкаләләр буенча гына да авыл тарихын язып була. Мәсәлән, сөт продукциясе эшләп чыгару кирәк-яракларын карап торганда, ун еллар чамасы элек шушы урамда үскән Хәдичә Идиятова-Гыйниятуллина язып чыккан “Күршеләр-күршеләр, иң яхшы кешеләр” дип аталган мәкаләне искә төшердек. “Мин аны әле дә кадерләп саклыйм! – дип елмаеп куйды музейны күрсәтеп йөргән Гөлисә Раил кызы Бәдретдинова. – Сепаратка килгән авыл хатыннарының тормышы анда бик җете буяулар белән тасвирланган иде”.

Шулай ук атаклы авылдашларыбыз Халикъ Садри, Зыя Ярмәки кебек шәхесләребез, казанышлары булган авыл кешеләре турындагы материалларның да күбесе безнең газетадан алынган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда Гөлүсә Раил кызы Ватан сугышында катнашкан, яисә сугыш елларында яшүсмер егетләр булган, ә олыгайгач, социаль бүлеккә йөргән абыйлардан истәлекләрен язып китерүләрен сорала. Алар башта колак кагалар, басым ясагач, ачуланалар. Ә шулай да язып китерәләр. Бүген – Наил абый Рәфыйков, Фәһим абый Әхмәтвәлиев бакыйлыкка күчкән инде. Ә истәлекләре – менә алар, ал да укы, синең каршыңда теп-тере кешеләр үзләренең авыр яшьлеген искә ала сыман. Шулай ук вафат булган укытучыларыбыз Мөхәммәтнур Ширияздановның, Салих Шәрәфетдиновның да үз куллары белән язган шигырьләре авыл халкында сакланганнар, бүген алар да инде музейда лаеклы урыннарын алганнар.

– Гараждагы музей турында ишеткән авылдашлар өйләрендә сакланган борынгы әйберләрне китерә башлагач, әйберләр “стенка”га да, гаражга да сыймыйча, ташып чыга башладылар, – дип дәвам итә Җәгъфәр әфәнде – Ярмәк җирлеге социаль бүлегенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлисә Бәдретдинова һәм җирлек башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов музейны авыл администрациясе бинасына күчерү идеясен тәкъдим иттеләр һәм һәрьяклап булыштылар. Бу уңайдан икенче каттагы бинаның эчке як диварлары буяп яңартылды, авыл хатыннары яшьлек елларында чиккән чигүләрен, тукыган паласларын, әбиләре киеп йөргән жилет-җиләннәрне һәм борынгы күлмәкләрне китереп бирделәр. Рәҗгать Фәретдиновның туганы фронттан язып җибәргән хатлар, имамыбыз Габдулла Мөхәммәткәримнең авыл тарихына багышланган хезмәтләре, шагыйрә Фәния Кә-римованың кулъязмалары, Җәмилә Хәнәфиева һәм Нурия Гафурова китергән 100 ел элек тегелгән күлмәкләр дә бар. Шулай ук Флюра Каюмова – ире армиядән киеп кайткан кирза итекләрне, чемоданны, Гөлфия Йосыпова – 6 япьле сәнәк, борынгы фотоаппарат, Фәзилә Абдрәүфова, Венера Каюмова – камзоллар, Юныс Мөхәммәдиев – бизмән, Рузалия Каюмова ремонт ясау өчен ДВП бирделәр. Бу эштә катнашкан бөтен авылдашларыбызга да зур рәхмәт.

Шулай ук музейның аерым бүлмәдә остаханәсе дә бар. Анда яңа китерелгән әйберләрне чистартабыз, төзәтәбез һәм “товарный вид”ка кергән экспонат тиешле киштәдә үз урынын ала.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, крайны өйрәнү музеен Иске Ярмәк мәктәбендәге музей белән дә, Бадия Мусина, Алсу Сабитова өйләрендә җыелган музей экспонатлары белән дә чагыштырып булмый. Шуңа күрә бер очтан Иске Ярмәк авылының дүрт музеен да карап чыгарга мөмкин булачак. Рәхим итегез, читтән кайткан һәм авылда яшәүче якташлар! Чын ләззәт белән яшь чакларыгызны искә төшерү мөмкинлегеннән ваз кичмәгез.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here