Домой Жизнь татар Музей в с. Алькино

Музей в с. Алькино

0
Музей в с. Алькино

Музей села был образован в 2008 году. В том году в школе начались ремонтные работы и экспонаты музея были перевезены в свободные помещения администрации поселения.

   Самара өлкәсендә урнашкан Гали авылы – татар авылларының иң зурысы, борынгысы. Аңа – 410ел. Хәзерге көндә 2000 якын кеше яши. Барлыгы 700 ләп йорт. 4 мәчет һәм мәдрәсә эшләп килә . Мәктәптә укучылар саны – 200 гә якын, балалар бакчасында – 60 бала.

     Авыл музее 2008нче елны барлыкка килде. (Гали авылының 1963нче елны барлыкка килгән мәктәп музее, мәктәптә төзекләндерү эшләре башлангач шушы бинага күчте, мәктәп төзекләндерелгәч, анда да ике музей бүлмәләре эшләп  килә).

       2019нчы елны, эшмәкәрләр ярдәмендә, зур төзекләндерү эшләре башкарылды, җиһазландырылды, эчтәлекле стендлар барлыкка китерелде.

В 2019 году проводились ремонтные работы. Спонсировали предприниматели-меценаты села.

В музее 5 залов: зал боевой славы, исторический, вид сельской избы, зал экспонатов и зал, рассказывающий о современной жизни села.

       Тарих залы – авылыбызның барлыкка килгәннән алып, бүгенгә көнгә кадәр нинди үзгәрешләр кичергәне турында сөйли: бабаларыбыз җир эшкәртеп, иген иккәннәр, мал үрчетеп, сәүдә белән шөгылләнгәннәр. Заманында, колхоз барлыкка килеп, тырыш хуҗалары эшчәнлеге нәтиҗәсендә, беренчелекне  яулаганнар.

      Авылыбызда электән үк мәдрәсәләр, мәктәпләр эшләп килгән. Бу хакта тарихи язмалар исбатлый.

Мәктәп уңышлы эшли. Хәзерге көндә дә  мәктәбебездән һәр елны медалистлар чыгарыла.

      Бу залда район тарихы белән дә танышып була.

Мәчетләр, мәдрәсә, имамнар турында күп мәгълүмәт тупланылды. Аларны җыюда, эзләп табуда Самара шәһәрендә яшәүче башкорт Акиров Марат ярдәм итте.

  Авылыбызның беренче яшәүчесе Гали бабайның нәсел шәҗәрәсе урнаштырылды. Авылдашларыбызга үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзү буенча конкурс игълан ителде. Бүгенге көнгә бер нәсел шәҗәрәсе әзер, берничәсе эшләнү хәлендә.  Шкафта  – авыл турында язылган, район һәм өлкә тарихына багышлан һәм Татарстаннан бүләк ителгән китаплар урнаштырылды.

   Шулай ук, 25 ел китапханәче булып эшләгән, “Заслуженный работник культуры” исеменә лаек булган Моратова Алфия Гариф кызының һәм тарих укытучысы, музей җитәкчесе Гареев Ядкәр Мөнир улының авыл турында, колхоз һәм авыл кешеләре турында күңел биреп, зур тырышлык куеп төзелгән  альбомнары урнаштырылды.

  2нче залда авыл халкыннан җыелган өй, йорт җиһазлары, эш кораллары күргәзмәсе барлыкка китерелде.

3нче зал – заманча эшләнгән авыл өенең күренеше. Авыл җирле осталарыбызның кул эшләре белэн җитештерелде: буфетлар, өстәл-сандыклар, күңел бизәкләре урнаштырылды.

4 нче зал – “Дан залы” (Зал боевой славы)

3 стенд сугыш елларына, авыр елларны җиңеп чыккан батырларга багышлана. Афган һәм чечня сугышларында, чернобыль вакыйгасында катнашкан авылдашларыбыз турында 3 стенд сөйли. “Запасная столица”- бу стенд Куйбышев шәһәрендә бункер төзелгәне турында сөйли. (7 шәһәрдә төзелергә тиеш булган)

5 нче зал – халкыбызның бүгенге  көн күренеше, күренекле кешеләре турында сөйләүче стендлар.

“Без тарихта эзлебез”- бу кешеләр авылыбыз яшәсен өчен күп көч куйган кешеләр. Алар мәрхүмнәр. Гареев Я.М.-мәктәптә музей оештыручы, Латыпов Р.М.- район күләмендә оешкан “Туган тел” оешмасының җитәкчесе, авыл өчен, аның данын үстерүгә  бик күп көч куючы, Гараев Н.Г.- көрәш буенча бөтен дөньяга танылган, күп тапкырлар чемпион исеменә лаек булган кеше Монда бүген хезмәт куючылар турында да сөйләнә

Халкыбыз ничек яши, телен, гореф-гадәтен саклау, бәйрәмнәре хакында да бу залда күреп була.

Күренекле кешеләре: язучылар, рәссамнар һәм төрле фәннәр буенча доктор, кандидат исеме яулаган авылдашларыбыз турында белергә мөмкин.

Уңган ханымнарның иҗат җимешләре һәм китаплары урнаштырылды.

Һәрбер залда китаплар, альбомнар җыентыгы бик күп.

Без хәзер, һәр тема буенча альбомнар өстендә эшлибез, мәгълүмәтләр җыябыз. Музей барлыгын ишеткән авылдашларыбызның балаларыннан, оныкларыннан – Әлфия Алькинская Мәскәүдән, Муратов Зөфәр абыйның улы Самарадан әтиләре турында мәгълүмәтләр җибәрделәр.

Нураев Фидаил Гәбдрефик улы авыл һәм мәдрәсә тарихы турында зур эш башкара, үзенең нәсел шәҗәрәсен төзи. Садриева Әнисә Сәгит кызы нәсел шәҗәрәсен төзеп бирде.

Хөрмәтле авылдашларыбызның барысында бу изге гамәлдә катнашуларын сорыйбыз.

Пунктуация и орфография авторов сохранена

Исхакова Гөлчәчәк Әхмәтзәки кызы, музейның җитәкчесе. Шәйхетдинова Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы, хезмәт ветераны, лаеклы ялда – ярдәмче.