Домой Жизнь татар Татары в регионе Һөнәрчелек һәм сәнгать дөньясына сәяхәт

Һөнәрчелек һәм сәнгать дөньясына сәяхәт

0
Һөнәрчелек һәм сәнгать дөньясына сәяхәт

31 июльдә Самараның «Халыклар дуслыгы паркы» этномәдәни комплексында «Һөнәрчелек һәм сәнгать иҗа­ты дөньясына сәяхәтләр» дип аталган ярминкә узды

Кунакларга һөнәрчелек һәм сәнгать иҗаты буенча лекцияләр тыңлау, фикер алышу, осталык дәресләрендә катнашу, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләрен карап йөрү, сувенирлар һәм үзенчәлекле савыт-саба, бизәнү әйберләре һәм баш киемнәре, милли тәм-томнар сатып алу мөмкинлеге бар иде. Чараны оештыруда илледән артык милли оешмалар вәкилләре – артистлар, осталар, экскурсоводлар катнашты.

Алар арасында Кукмара киез итекләре сатучы Фирүзә Минәхмәтова, якташларыбыз – татар милли ашлары осталары, эшмәкәрләр Римма һәм Мәүлет Низамовлар, декоратив-гамәли сәнгате остасы Гөлнара Насыйрова кебек уңганнарыбыз бар иде.

– Никтер парктагы йортларның бер өлеше әлегәчә ачылмаган, ишекләре бикле. Ә менә парк ачылганнан бирле эшләүче казах, кыргыз, үзбәк, яһүд, немец йортлары ишегалдында милли үзенчәлекне һәм тарихны чагылдырган күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылган. Татар йорты ишегалдында да милли мәдәният белән кызыксынучы кунаклар шактый җыелган. Чәкчәк, бавырсакларыбызны башка милләт халыклары да яратканга тагын бер кат инандык, чират басып алалар, – дип елмая Гөлнара ханым. – Шулай да, чарага халык бик күп җыелган иде дип әйтә алмыйм. Беренчедән, ярминкә узачагы турында беркайда да белдерүләр булмады диярлек. Күбесе социаль челтәрләрдә эленгән белдерүләрне күреп кенә килгәннәр. Икенчедән, паркка керү бәясе кыйммәт, минемчә. Андый урыннарга гаилә белән килә бит күпчелеге. Ким дигәндә, 1000 – 1200 сум чыгарып салырга туры килә.

Мондый чаралар бик кирәк, әлбәттә. Әмма, оештыручыларга, паркта төрле фестиваль, ярминкә һәм башка милли чаралар уздырганда булса да керүне бушлай ясарга иде, дигән теләгемне җиткерәсем килә, – дип бүлеште уй-фикерләре белән гамәли сәнгать остасы.

Чараның оештыручысы һәм инициаторы – Халыклар дуслыгы этнопаркы, әлеге кебек тематик чараларны август һәм сентябрь айларында икешәр тапкыр якшәмбе көннәрендә үткәрергә планлаштыра. Узган ярминкәне күрми калган кешеләр дә катнаша алачаклар. Халыклар дуслыгы паркы Волгарь бистәсендәге Солженицын урамында урнашкан. Анда кадәр 80 санлы автобуска яисә электричкага утырып килергә була. Төрле халыкларның көнкүреш әйберләре һәм мәдәнияте үрнәкләре тәкъдим ителгән паркка керү бәясе олылар өчен – 300, 7 – 14 яшьлек балалар, пенсионерлар, 60 яшьтән өлкәннәр өчен – 200 сум, Бөек Ватан сугышы ветераннары, I – II төркем инвалидлар һәм 6 яшькәчә балалар бушлай керә ала.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА