Домой Жизнь татар Татары в регионе Ни өчен песиләр тычканнарны кырга куган?

Ни өчен песиләр тычканнарны кырга куган?

0
Ни өчен песиләр тычканнарны кырга куган?

Ә сез беләсезме, ни өчен тычканнарны кыр тычканы дип атыйлар? Белмәсәгез – тыңлагыз. Мин сезгә бер бик кызыклы хәл сөйлим.

Күптән түгел безнең өйдә Саимә исемле песи яши башлады. Шулай бер кичне мин аның белән якынрак танышырга булдым. Песине итәгемә алып, сыйпый башлаган идем, ни гаҗәп, ул сөйләшә башлады! Әмма безнеңчә түгел, ә песиләрчә: “Мыр-мыр-мыр…” Шулай пе­си белән сөйләшеп утырганда, әти эштән кайтты. Минем әти йомшак күңелле, зур йөрәкле кеше, ә иң мөһиме – песиләр телен аңлый. Ул бераз тыңлап торды да Саимә сөйләгәнне тәрҗемә итеп тә бирде.

Саимә песиләр патшалыгында туган икән. Аның әтисе Тимерлан исемле зур һәм бик кыю песи булган. Ә әнисе Йомшакбикә, бөтен әниләр кебек үк, ягымлы һәм йомшак күңелле булган ди. Ул нәни кызын ялап юындырган, тәмле сөте белән сыйлаган, төнгә каршы матур җырлар җырлап йоклаткан. Алар шулай өчәүләшеп бик матур һәм күңелле яшәгәннәр.

Көннәрдән бер көнне пе­силәр тыныч кына яшәп яткан өйне тычканнар патшасы басып алмакчы булган, ди. Тычканнар песиләрнең ризыкларын урлый, кирәк-яракларын кимереп, боза башлаганнар. Түзәр хәле калмагач, Тимерлан барлык күрше өйләрдәге песиләрне бергә җыеп: “Песиләр! Әгәр без бу явыз тычканнарны үз җиребездән куып җибәрмәсәк, без үзебез дә, балаларыбыз да ач калачакбыз!” – дигән.

Тычканнарга каршы тору өчен бик күп песи җыелган. Аларның һәрберсенең гаи­ләләре, нәни балалары булган бит. Сугыш өч көн һәм өч төн барган, ди. Бөтен җир песи һәм тычкан йонына күмелә. Бу сугышта Тимерланның колагы яралана.

Ниһаять, тычканнар хәл­­сез­ләнәләр һәм сугыш кырыннан кача башлый­лар. Песиләр аларны куып китәләр. Ни гаҗәп, арыш кырына килеп җиткәч, тычканнарның эзе югала. Шул көннән башлап, тычканнар азыгы күп булган арыш кырында оялыйлар һәм аларны кыр тычканнары дип атый башлыйлар, ди.

Карагыз әле, әкият тың­лаган Саимәнең күзләре тәмам сүн­гән, йокыга талган икән.

Сезгә дә хәерле төннәр, татлы төшләр! Мин дә йок­ларга ятам инде.

Евгения Саблукова.

Казан шәһәре.

Бердэмлек