Домой Жизнь татар Татары в регионе Әниебез – тормыш өлгесе

Әниебез – тормыш өлгесе

0
Әниебез – тормыш өлгесе

Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әнием Минегаян – тылда, ә әтием Ярулла фронтта фашистларга каршы сугышкан.

Нуртдиновлар икесе дә Кошки районының Иске Җүрәй авылында туып-үскәннәр. Сугыш башланганда әниемә нибары 10 яшь була. Күп балалы гаиләдә иң өлкәне буларак, бөтен йорт эшләре, иркәләрен карау аның җилкәсенә ята. Ә 14 яшеннән әниебез колхозда эшли башлый. Чөнки сугыштан соң авылны күтәрергә кирәк була.

Әти фронтка яңа гына 18 яшен тутырган егет булып эләгә. Ул 20нче укчы дивизиясе составында Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан соң колхозда атлар карый. Аны авылдашлар шат күңелле, ярдәмчел һәм яхшы кеше буларак искә алалар. Тик сугыштан каты яраланып кайтканлыктан, дөньядан бик иртә китте, әни белән нибары 9 ел гына яшәп калдылар.

Әтиебез бакыйлыкка күчкәндә, миңа – 5, сеңелемә 3 яшь иде. Әни безне дә, әтинең ятим калган ике энесен дә тәрбияләп үстерде. Бик авыр булса да, түзде, сынмады-сыгылмады, нинди эш бар – шуңа алынды. Җәен колхоз чөгендерен-суганын утады, кышын фермага сыер саварга, бозау карарга чакыралар иде.

“Ул елларда фермада хезмәт бик авыр булды, бөтен эш кулдан эшләнә иде. Печәнне үзебез кертәбез, терлекләр астын чистартабыз, сөт бидоннарын күтәреп ташыйбыз… Сыерларны кул белән саву да җиңел түгел. Шуңа да карамастан, башкалардан калышмаска тырыша идем. Ул елларда кеше хезмәтен бәяли беләләр иде”, – дип сөйли әнкәй.

Ул «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ле­нин тууга 100 тулу уңаеннан» медале (медаль «За доблестный труд. В ознаме­нование 100-летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина»), «Коммунис­тик хезмәт ударнигы» билгесе һәм күптөрле грамоталарга ия булды. Ә фотосурәте Мактау тактасыннан төшмәде.

Әнкәй безне тәрбияләргә дә, йорт һәм бакча эшләренә дә өлгерә иде. Аның сабырлыгына, рухи көченә сокланмый мөмкин түгел.

 Аллаһыга шөкер, әниебез бүген дә исән-сау, аңа 89 яшь. Тик ялгызы гына тормыш алып баралмый инде, сеңелем тәрбиясендә яши. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык, озын гомер насыйп итсен иде. Әниебез безнең өчен тормышта өлге, юлыбызны яктыртучы маяк булды. Без аның белән дә, әтиебез белән дә чиксез горурланабыз, оныкларыбызга да Бөек Җиңүгә өлеш керткән әби-бабалары турында сөйлибез.

Сания Русакова-Нуртдинова.

Самара шәһәре.

Минегаян Нуретдинова кызы Сания белән

Бердэмлек