Никах күктә укылган булса, җирдә укылмый калмас, диләр өлкәннәр. Бу сүзләр Челно-Вершины авылында яшәүче Минәхмәт Хәмзә улы һәм Мәрьям Исмәгыйль кызы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВЛАР турында да.
Татарстанның Якты Күл авылында туган Минәхмәткә әти рәхәте күреп үсәргә насыйп булмый – әтисе хатыны Нуранияне, кызлары Сания белән Хәнияне, уллары Һади белән Минәхмәтне ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Билгеле, терәк булырдай әтиләре булмагач, балаларга кечкенәдән тормыш авырлыгын үз җилкәләрендә татып, эшләп үсәргә туры килә.
Ә гомер үтә тора. Менә инде Минәхмәт тә ир-егет булып җитлегә, өйләнергә вакыты җитә. Яңа ел бәйрәменә Челно-Вершины авылында яшәүче абыйсы Һадиларга кунакка килгәч, өлешенә тигән көмеше дигәндәй, шулай ук кунакка кайткан Мәрьямне очрата. Алар танышып, сөйләшеп китәләр. Яшьләрнең сүзләре беркайчан да бетмәс кебек тоела. Шулай сөйләшә торгач, Минәхмәт кызга хисләрен ача һәм тормышка чыгарга тәкъдим итә. Мәрьям аптырап китә: “Ничек инде, беренче очрашудан укмы? Син мине белмисең, мин сине белмим”… – дип җавап бирә. Егет тә югалып калмый: “Гашыйк булыр өчен бик күп вакыт кирәкми. Минем йөрәгем алдамый, син бик яхшы кыз. Мин сине бер күрүдән яраттым”, – дип үз сүзендә тора. Йөрәгендә мәхәббәт уты кабынган егетнең хисләре саф булуын аңлаган кыз риза булганын сизми дә кала. Минәхмәт кызны абыйлары өенә алып кайта. Икенче көнне, таң ату белән, егетнең абыйсы белән Мәрьямнең Гөлҗиһан апасы кызның туган авылы Совет Норлатына хәбәр җиткерергә китәләр…
Өйләнешкәч, яшьләр колхозда эшлиләр. Челно-Вершиныга килеп төпләнгәч, өр-яңа йорт-җир өлгертеп керәләр. Исмәгыйль абый һәм Миннебисаль апаның унике балалы гаиләсендә эшләп үскән Мәрьям балаларына – яхшы әни, иренә тугры хатын була. Гаиләдә өч кыз бала үсә. Бүгенге көндә Миләүшә тормыш иптәше Сергей белән – Жигулёвскида, Илмира белән Минәсхәт – Челно-Вершиныда, Энҗе белән Николай Сызранда гомер итәләр, хөрмәтле әби белән бабайга җиде онык, бер оныкчык бүләк иткәннәр.
Минәхмәт гомер буе торак-коммуналь хуҗалыгында – оператор, ә Мәрьям хастаханәдә пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.
Аларның пар канат булып, бергә гомер итүләренә ел башында кырык биш ел тулып үткән!
Мин очрашуга барганда Энҗе белән Николай кунакка кайтканнар иде. Сөйләшеп утырганда алар кат-кат әти-әниләренә яхшылыклары өчен рәхмәтләрен белдерделәр, алар өчен һәрчак үрнәк булулары турында әйттеләр.
Зур бәхетләр юлдаш булсын
сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет,
диләр,
Шушы бәхет читләп
үтмәсен.
“Яшәү матур! Яшәү
бәхет!” – диеп,
Гел елмаеп, балкып яшәгез!
Сезгә сөенечләр
китерсен
Тыныч аткан һәрбер
таңыгыз!
Нурсинә Хәкимова.
Рәсемдә: Минәхмәт һәм Мәрьям Гыйльметдиновлар кызлары Энҗе һәм кияүләре Николай белән.
Бердэмлек