Домой Поздравления Әниләргә багышлау

Әниләргә багышлау

0
Әниләргә багышлау
Елховка районының Мулла авылы

28 ноябрь көнне Россия халкы Әниләр көнен билгеләп үтте. Россиядә Әниләр көне Борис Ельцин Указы буенча 1998 елдан башланды. Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла.

Әни… Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң кадерле, иң газиз кеше ул! Балага үз анасыннан да күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы да.

Похвистнево районының Гали авылы

“Туган тел” оешмасы җитәкчесе Камил Исхаков гомер буе авылыбызда эшләп лаеклы ялга киткән әниләр өчен күркәм бүләк ясарга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бик яхшы чара булачак, дип барыбыз да эшкә керештек. Камил әфәнде алдан ук бүләкләр хәстәрләп куйды. Һәрбер анага тәбрикләү сүзләре бастырылган открыткалар да әзерләнде. 200 данә капны социаль хезмәткәрләр, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре, әниләрнең өйләренә барып, тәбрикләү сүзләре әйтеп, бүләкләрне тап-шырдылар. Әниләрнең сөенече, чын күңелдән рәхмәт әйтеп дога кылулары, йөрәк түрләреннән чыккан теләкләре күңелләрне күтәрде. Кеше күңеле нечкә бит ул, хөрмәт итеп искә алу да – үзе изге гамәл.

Кичен Мәдәният йортында концерт оештырылды. Балыклы авылыннан Линар Абсаттаров, Похвистнево шәһәреннән Әбелхарис Насыйров, Иске Похвистнево авылыннан Алия Әхмәтова, үз авылыбызның сандугачы Рузия Йосыпова кадерле әниләргә моңлы җыр-ларын бүләк иттеләр. Гүзәл Гарифуллина, Гөлнур Галимова, Рузия Йосыпова кызыклы хәлләрне сәхнәләштерделәр. Концертны матур итеп сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева алып барды. Чара бик ямьле, күңелле үтте. Концертка килгән һәрбер әни дә бүләккә ия булды.

“Туган тел” оешмасы җитәкчесе Камил Исхаковка, һәрвакытта мөлкәтеннән өлеш чыгаручы иганәчеләребез Наил Баһаутдиновка, Рәфгать Исхаковка, Равил Галимуллинга, Равил Курамшинга һәм башка егетләребезгә барлык әниләр исеменнән рәхмәт һәм изге теләкләр җиткерәбез. Бүләкне тапшырганда да, урамда очраганда да, өйгә шалтыратып та: «Исемемне әйтеп, шул игелекле егетләребезгә рәхмәтемне җиткер әле», – дип әйтүчеләр күп булды. Изгелек кешенең үзенә меңе белән әйләнеп кайта бит ул. Биргәнне Аллаһы Тәгалә ярата. Изгелек кылып, якыннырыбызны шатландырып яшәргә насыйп булсын барчабызга да.

Барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез! Һәр туачак таң шатлык-сөенечләр китерсен. Сау-сәламәт, бәхетле булып яшик. Амин!

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Камышлы районының Иске Усман авылы

Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

Рәхмәт, әнкәй, гомер

бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы терәк булуыңа…

дип, матур шигырь юллары белән башланып китте. Чараның рәсми өлешендә күп балалы аналарга жирле идарә башлыгы Фәнил Рафаэль улы Кәримов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм концертында «Сандугач» балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар да катнаштылар. Алар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, жырладылар, биеделәр. Сәхнәдә чыгыш ясарга аларны тәрбияче апалары Гөлия Шәет кызы һәм Гүзәл Гази кызы Кәримовалар әзерләгәннәр.

Авылыбызның үзешчән артистлары да читтә калмадылар. Әфидә Шатдинова, Эльмира Мөнирова, Рәмия Надыршина, Мәдинә Шәмсуллина, Венера Садриева, Айсинә Гыйниятова, Айназ Нуретдинова һәм иң кечкенә артистыбыз Айгөл Вәлиуллина әниләргә матур жырларын бүләк иттеләр. Гөлнур Вәлиуллина белән Гөлнара Абдуллова, «Ике кодагый» дип аталган скетч күрсәтеп, тамашачыларны көлдереп алдылар.

Бәйрәм кичәсе эчтәлекле шигырьләр, моңлы жырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Әниләр бәйрәмен оештыруда катнашкан өчен бөтен артистларыбызга, эшләрен калдырып бәйрәмгә килгән хөрмәтле тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне бел-дерәбез, дип язалар Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара АБДУЛЛОВА һәм Гөлнур ВӘЛИУЛЛИНА.

Елховка районының Мулла авылы

Мәдәният йортында да Әниләр көненә багышланган бик матур һәм күңелле бәйрәм концерты узган.

«Тантананы сәламләү сүзе белән имам Ирек хәзрәт ачып җибәрде. Марина Ибраһимова һәм Кадрия Курмалиева чараны матур итеп алып бардылар. Артистлар бик шәп программа әзерләгәннәр иде. “Хыял” хоры, “Тамчы” бию коллективы, Рауза Үзбәкова, Кадрия Курмалиева, Галия Тимербулатова тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чара азагында Сухие Аврали авылы башлыгы Ольга Митрошенкова, барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләде», – дип хәбәр итәләр

Мәдәният йорты хезмәткәрләре.