Домой Главные новости Нинди намаз укып 12 еллык гыйбадәт кылу әҗерен алып була?

Нинди намаз укып 12 еллык гыйбадәт кылу әҗерен алып була?

0
Нинди намаз укып 12 еллык гыйбадәт кылу әҗерен алып була?

“Кичке – ахшам намазыннан соң бернинди сүз әйтмичә шушы намазны укыган кеше унике ел гыйбадәт кылуга тиң савап алыр”. (Тирмизи). Әлеге намаз Әүвәбин намазы дип атала.

Ул 6 рәкәгатьтән тора, ахшам намазыннан соң укыла һәм мөстәхәб, ягъни аны уку саваплы дип санала.

«Әүвәб» сүзе ниндидер гөнаһ кылганнан соң, шундук истигъфар кылып, Аллаһтан ярлыкау сораган кешене белдерә. Шул рәвешле, әүвәбин намазын “күп тәүбә кылучының намазы” дип аңлатырга була. Әбү Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырган хәдисләрнең берсендә

Пәйгамбәребезнең с.г.с. болай дип әйтүе билгеле:
“Кичке – ахшам намазыннан соң бернинди сүз әйтмичә алты ракәгать намаз укыган кеше унике ел гыйбадәт кылуга тиң савап алыр”.  (Тирмизи).
Башка хәдистә:
“Кичке намаздан соң алты ракәгать нәфел намаз укучының гөнаһлары кичерелер, хәтта алар диңгездәге күбекләр кадәр күп булса да”, – диелә (Хәйсәми,).

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, бу намаз ахшам намазыннан соң ук ике ракәгатьтән башлап унике ракәгатькә кадәр укыла торган намаз. Остазлар алты ракәгать итеп, икешәр ракәгатьләп укырга киңәш итәләр.


Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге

Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде

http://omet-rb.rbsmi.ru/