Домой Жизнь татар Татары в регионе Әнкәйләрнең җан җылысы сүнми дә, сүрелми дә

Әнкәйләрнең җан җылысы сүнми дә, сүрелми дә

0
Әнкәйләрнең җан җылысы сүнми дә, сүрелми дә

Похвистнево районының Гали авылында яшәүче биш бала анасы Дания Йосыпхан кызы Юнысова Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан “II дәрәҗә Ана даны” (Материнская слава II степени) медале белән бүләкләнде. Бүләкне Дмитрий Азаров үзе Аналар көне уңаеннан Самараның опера һәм балет театры сәхнәсендә үткән тантанада тапшырды. Аннан алда Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов та батыр ананы “Рәхмәт хаты” белән бүләкләгән иде.

Быелгы Аналар көне Дания Йосыпхан кызы хәтерендә озак сакланыр. Ул өлкә үзәгеннән бүләкләр, күтәренке кәеф һәм матур кичерешләр белән генә түгел, күп балалы башка әниләр белән дә танышып кайтты. Әлбәттә, ул «Ана даны» медале бирерләр дип хыялланмаган. «Беразга шок хәлендә калдым», – дип сөйли ул әлеге вакыйга турында. Моны ишеткәч, бөтен гаиләм минем өчен куанды. 

Дания Юнысова Үзбәкстан якларында туып-үскән, үсмер чагында әнисенең туган авылы Галигә кайтып урнашканнар. Кыз биредә урта мәктәпне тәмамлаган, Богырысландагы 8 санлы лицейда компьютерлар белгече һөнәрен үзләштерә. Шул ук вакытта Рәхимә әбисе, Ягъфәр бабасы ярдәмендә авылдагы гореф-гадәтләрне, татар телен үзләштерә. Гомерлек юлдашын да шушы авылда очрата һәм Юнысовлар гаиләсенә килен булып төшә.

Бүген Юнысовлар ишле гаилә булып гөрләп яшиләр. Йортта – мал-туар, теплицаларда – помидор-кыяр, бакчада яшелчә һәм бәрәңге үстереп, салмак кына яшәп яталар. Әле яшь булуларына карамастан, Дания белән Расих биш бала үстерәләр.

– Кавышканыбызга 15 ел була инде. Олы кызыбыз Нәзирәгә – 14, Илнурга – 12, Айшәгә – 6, игезәкләр Әхмәт белән Суфиягә – 2 яшь 7 ай, — дип санап китте ана. – Мин кечкенәдән зур гаиләм, кайнана-кайнатам булса иде дип хыяллана идем. Хыялым фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килгәндер инде, чынга ашты. Кайберәүләр, ничек инде кайнана белән яшәп була, аерым өйдә торудан да яхшысы юк, дип әйтәләр. И-и, әниле- әтиле өйнең ямен белмидер алар! Бары тик аларны хөрмәт итәргә, яхшы мөгамәләдә булырга кирәк. Әниебез Румия һәм әтиебез Мөхтәр дә миңа карата яхшы мөнәсәбәттә, “кызым” дип өзелеп торалар.

Нигә шулкадәр күп бала табасың, дип сораучылар да бар. Ирем ышанычлы кеше, шуңа күрә табам да. Расихым – терәк булырлык ир ул, күз генә тия күрмәсен! Аллаһыга шөкер, сабыйларыбыз исән-сау, минем өчен шуннан да зур бәхет юк. Алар бит Ходай бүләге. Әни, теге әйберне, әни, бу уенчыкны алып бир, дип аптыратмыйлар, артыгын сорамыйлар.

Мин дә аларга бу эшне эшлә, дип боерып әйтмим. Менә шуны гына эшләп алыйк әле, балакайларым, бергә эшләргә күңеллерәк бит, дип сөйләшәм. Малайлар күбрәк әтиләре, бабалары янында ирләр эшенә өйрәнеп үсәләр. Кызлар минем һәм әбиләре янында өй эшләрен эшләшәләр. Олы кызыбыз Нәзирә шигырь сөйләү конкурсларында катнаша, татарча бик яхшы сөйләшә. Илнур спортны ярата. Балаларым үзара дус, бер-берсенә булышып яшиләр. Гаиләдә тик татар телендә генә сөйләшәбез. Без эшләгәндә кечкенә балаларны карау әниебез һәм олы кызыбыз Нәзирә өстенә төшә иде. Кайнана белән яшәгәндә, бала үстерүнең авырлыгы алай ук сизелми, ул миңа күп булыша.

Балага әби җылысы, ана назы, ата кырыслыгы, бабай тәҗрибәсе кирәк. Бөтен назыңны биреп үстермәсәң, олыгайгач сине тыңламыйлар инде алар. Бары тик җылылык, яхшылык белән генә чын гаилә була, — ди әни кеше.

Әйе, һәр ата-ана балаларын тәртипле, акыллы булсыннар дип тәрбияләргә тырыша, яхшы укуларын тели. Бала тәрбияләүдә мөселманча яшәү рәвеше дә ярдәм итә, дип саный Дания ханым. Икенче балалары тугач, тормыш иптәше Расих Данияне дә намазга бастыра. Ә үзе Казанга барып Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укып кайта, хәзерге вакытта Гали авылының урта мәчетендә имам булып хезмәт итә, җирле мәдрәсәдә апа-абыйларга, балаларга белем бирә.

– Тормыш иптәшемне тыңлап, киемемне генә түгел, тормышка карашымны да үзгәрттем. Бөтен нәрсәгә шөкер кылырга, кайгы-хәсрәт килгәндә дә сыгылмаска, кешеләргә, бигрәк тә олыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, кулыңнан килгән кадәр мохтаҗларга булышырга, кунакчыл, якты йөзле булырга өйрәндем. Ә балалар безгә карап тәрбияләнәләр, эшкә өйрәнәләр, – дип сөйли гаилә төзелеше турында Дания ханым.

Күргәнегезчә, Дания Йосыпхан кызы уңган, сабыр, аралашучан бәндә. Игезәк балалары әле кечкенә булганлыктан, ул өйдә эшли. Аның яраткан һөнәре бар – Казан каласына барып, мөселманча матур итеп яулык бәйләү курслары үтеп кайткан. Яшь кызлар, ханымнар никах туйлары, дини мәҗлесләр алдыннан Даниягә киләләр. Хәзер инде фабрикадан матур күлмәкләр алып кайтып, кызларны тормышларындагы иң истәлекле вакыйгага әзерли. Хатынының тырышлыгын күргән Расих өенең бер почмагына аерым бүлмә дә ясап биргән. Янәсе, кызлар һәм апалар кыенсынмыйча күлмәкләрен киеп карасыннар. Даниянең тегүчегә укырга да нияте бар, чөнки фабрикалардан заказлар кайтару кыенлыклар тудыра икән.

Менә шулай, кайда үскәннәр, шунда кирәк булганнар бу кешеләр. Тырыш, уңган, иманлы. Олы буын кешеләре дә игътибарсыз түгел, кечеләре дә гөрләшеп үсәләр. Румия апа һәм Мөхтәр аганың өч улы да авылда калганнар: йөрешеп, ярдәм итешеп яшиләр. Дини бәйрәмнәр, истәлекле вакыйгалар булды исә, барысы да төп йортка, әти-әни янына җыелышып табын коралар, бөтен эшне киңәшләшеп эшлиләр. Дания дә шушы тату гаиләгә килен булып төшеп, гаилә бәхетенә шөкер итеп, Ходай биргән балаларына куанып яши.

Фәния Кәримова.