Домой Жизнь татар Новороссийск өчен вафат булган

Новороссийск өчен вафат булган

0
Новороссийск өчен вафат булган
?????????????????????????????????????????????????????????

77 елдан соң аны “Хәбәр­сез югалганнар” исемлеген­нән төшереп калдырдылар

Август ахырында Кубань эзлә­нүчеләре пилот үлеге булган Ил-2 самолетын кү­тәргәннәр. Билгеле бул­ганча, пилот – Похвистнево районыннан. Кызыл армия солдатының ту­ганнарын да эзләп тапканнар – Габдулла Төхвәтуллинның сеңелесе һәм аның балалары белән “Волж­ская коммуна” газетасы хә­бәрчесе Васса Рассадина ара­лашкан.

Сугышны Төхвәтуллиннар күз яшьләре аша искә алалар. Гаиләдә унбер бала була, Габдулла – өченче, Мәдинә сеңлесе унынчы бала булып дөньяга килгәннәр. Абыйсы сугышка киткәндә кызга дүрт яшь була. Ә әтисен бөтенләй хәтерләми. 1943 елда, Псков шәһәре өчен сугышканда, аның вафат булуын һәм туганнар каберлегенә күмелүен генә беләләр. Габдулла абыйсы исә шул ук елны хәбәрсез югала.

Габдулла Төхвәтуллин 1921 елда Сукай авылында туа, 1941 елда, егерме яшендә, очучылар училищесына укырга китә. Башта Богырыслан, аннары Чкалов училищесында белем ала. Ә инде 1942 елда Чиләбедә штурм авиаполкы оештырыла, һәм Габдулла шуннан фронтка китә. Шулай да ул туганнары белән хушлашырга өлгерә: авиаполк Отрадный аэродромы аша очарга тиеш була. Шул вакытта егет туган авылы өстеннән берничә тапкыр әйләнә һәм тушенка банкасы эченә, очрашуга килегез, дигән язу салып аска ташлый.

Ни гаҗәп, язу табыла һәм туганнары очрашуга килә. Мәдинә Сафиуллина да, шәхси йортка фатирга урнашып, Габдулланы да алып килеп, кич утырганнарын, абыйсын кочак­лап йоклаганын хәтерли. Ә иртән уянганда, абыйсы киткән була инде.

…Кубань эзтабарлары, “Бит­ва за Кавказ” дип аталган 5 регионара экспедиция кысаларында, Рябков тавын тикшерәләр һәм тау битендә парашютны тартып чыгара торган тимер тоткыч табалар. “Шушы тоткыч якын тирәдә самолет та булырга тиеш, дигән фикергә этәрде”, – дип сөйли эзләнүче Дмитрий Мәгъсумов. Ике атнадан соң егетләр тагын шушы урынга кайталар һәм Ил-2 самолетының номеры булган тимер кисәкләре, кеше сөякләре табып алалар. Шулар буенча алар архивларда сакланган документларны да күтәрәләр. 1943 елның 5 маенда Краснодар краеның Горновеселый бистәсе өстенә Ил-2 самолетлары күтәреләләр һәм дошман позицияләренә һөҗүм итәләр. Нәтиҗәдә, дошманның 8 машинасы, 2 артиллерия коралы, 6 олау юк ителә. Ә базага кайтканда, немецлар Габдулла Төхвәтуллинның самолетын бәреп төшерәләр. Соңрак хезмәттәшләре урман-тауларны аркылыга-буйга йө­реп, пилотны эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.

Эзләнүчеләр, Самара өл­кәсендәге коллегалары бе­лән элемтәгә кереп, Габ­дул­ланың туганнарын эзләп табалар. Гаилә, бергә җыелып, Габдулланың җәсадын Сукай авылына алып кайтып күмәргә карар кыла. Похвистнево районы администрациясе моның өчен машина бирергә дә әзер булуын белдерә.

Рәмия Сәйфетдинова:

– Күңелемне горурлык хисләре биләп алды. Сугыш вакытында һәлак булган кешеләрне эзләп табып күмү – ул бик зур һәм мәрхәмәтле эш, минемчә. Рәхмәтебезне ничек әйтеп бетерергә сүзләр дә таба алмыйбыз. Без­нең Похвистнево районы адми­нист­рациясенә дә ихлас күңел­дән рәхмәтләребезне җит­керәбез, – дип, бөтен туган­нарының күңел халәтен белдерде.

Бөек Ватан сугышы солдаты Габдулла Әшрәф улының җәсады 15 октябрьдә Сукай авылы зиратында тантаналы төстә һәм хәрби хөрмәт белән җирләнде. 77 ел буе шуны көтеп яткандыр ул, балакай.

Бердэмлек