Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды

Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды

0
Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды
Фото: "Нурлат-информ"

Татарстанның Нурлат районында татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды. Скульпторы – Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы Александр Дресвянников Кариевны эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләгән.

Һәйкәлне ачуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, шулай ук күпсанлы мәртәбәле кунаклар, театр сөючеләр, шәһәр халкы катнашты.