Домой Главные новости В области Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллинаның туган көне!

Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллинаның туган көне!

0
Нурзидә Әхмәтзыя  кызы Фәйзуллинаның туган көне!

Хөрмәтле Нурзидә ханым!

Сез 25 елдан артык Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ана телен һәм әдәбиятен укыткан, Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган мөгаллимә. Укучыларыгызны татар теле, үз милләте белән горурланырга өйрәттегез, татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияләдегез. Сезнең укучылар өлкә күләмендә һәм Татарстанда узган татар теле буенча олимпиадаларда даими җиңү яулап тордылар. Бу җиңүләр – сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе.

Нурзидә ханым, сез укучыларыгызны өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы уздырган “Шигърият дөньясы” һәм “Мирас” фестиваленә дә әзерләдегез. Аларның күбесе бу бәйгеләрдә җиңү яулавы белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Ике ел рәттән “Мирас” фестиваленең “Нәфис сүз” номинациясендә балаларның чыгышларын бәяләргә дә вакыт таптыгыз. Боларның барысы өчен дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Хөрмәтле Нурзидә ханым! Бүген сезнең матур гомер бәйрәмегез! Сезне шәхсән үземнән һәм “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимгый оешмасы әгъзалары исеменнән туган көнегез белән котлап изге теләкләремне җиткерәм. Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телим. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез.

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.