Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Әнвәр Нургалиев тормышыннан кызыклы фактлар

Әнвәр Нургалиев тормышыннан кызыклы фактлар

0

28 гыйнварда Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең туган көне булды. Җырчыны үткән туган көне белән тәбрикләп, “Сөембикә” аның тормышыннан берничә кызыклы фактны туплады.

Әнвәр Нургалиев 1974 елның 28 гыйнварында Башкортстанның Әлшәй районы Әүрезтамак авылында биш балалы гаиләдә туа. Әти-әниләре – Мәрвәр абый белән Нәсимә апа гап-гади колхозчылар була.

Башлангыч белемне Әнвәр рус телендә ала. Аннары аны татар мәктәбенә күчерәләр. Татарча укып китүе булачак җырчыга шактый авыр бирелә. 

Бала вакытыннан ук җырларга яратса да, укыган вакытта табиб булырга тели. Телевизорлар ремонтлаучы булырга да кызыга. Әнисе: «Дәртле кеше бәхетсез була», – дисә дә, аттестат алганнан соң Әнвәр Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аннары сәнгать академиясен тәмамлый – опера җырчысы булырга укый. 

Әнвәр Нургалиев югары белемле юрист та. Сәнгать белән бергә параллель рәвештә хокук фәннәрен дә өйрәнә ул. 

Татар тамашачысына Әнвәр Нургалиев «Соң дисең микән?» дигән җыр белән таныла. Әлеге җырны аңа «миңа бармады», дип, Илшат Яппаров дигән җырчы бирә. Ә менә үзенең визит карточкасы дип Әнвәр «Кочаклама яратмыйча» дигән җырны атый. Шулай да үзен иң биек үргә күтәрәчәк җырын әле җырланмаган дип саный. 

Әнвәр Нургалиев тамашачыларының 90 проценты – хатын-кызлар. Еш кына аны татарның Стас Михайловы дип тә атыйлар. Икенче Салават дип йөртүчеләр дә бар.

Җырчы карьерасын ул 1999 елда – «Ихлас–Моң» төркеме белән башлап җибәрә. Берара бик популяр булган әлеге төркем озак яшәми, тарала. «Ихлас–Моң»ны Әнвәр җырчы булып китүендә бер трамплин булды дип саный.

Хатыны Иринаның әтисе кызының Әнвәр белән очраушын башта хупламый. Егетнең җырчы булуы ошамый аңа. Бервакыт сөйгәне янына килгәч, Әнвәргә хәтта шкафка качып, 40 минутлап утырырга да туры килә.  Ләкин соңыннан бабай белән кияүнең аралары җылына. «Әтием кебек якын булды», – ди кайнатасы турында җырчы. Ирина белән алар 1995 елдан бергә. Бүген инде Әнвәр белән Ирина гаиләсендә Рафаэль һәм Элина исемле егет белән кыз үсеп җиткән. Рафаэль – юрист һөнәрен үзләштерә, гитарада уйный. Ә Элина бию белән шөгыльләнә, «Мираж» ансамблендә чыгыш ясый. Ләкин әтиләре аларның үз язмышларын сәхнә белән бәйләвен теләмәвен белдерә.

Нинди генә бәя тәкъдим итсәләр дә, Әнвәр Нургалиев 31 декабрь һәм 8 Март көнне беркайда да чыгыш ясамый. Бу ике көнне ул тулысы белән гаиләсенә генә багышлый. Гомумән, җырчы өчен гаиләсе беренче урында. 

«Үз гомеремдәге иң зур үкенечем – әниемне тиешенчә җирли алмавым», –  ди ул. Нәсимә апа 2020 елда – коронавирус аркасында кешеләр изоляциядә утырырга мәҗбүр булган вакытта вафат булган иде. «Әнисенә коронавирус йоктырды, дип, мине ул вакытта күпләр ачуланды. Әнине озату өчен качып кайтырга туры килде. Авыру йоктырды дип әйтмәсеннәр дип, читтә генә тордым. Караңгыда җирләдек», – дип искә ала ул авыр көннәрне җырчы. Табиблар соңыннан Нәсимә апаның баш миенең ишемиясеннән дөнья куюын ачыклый. 

Казанда Әнвәр Нургалиевның тагын бер «әни»се яши. Беренче концертларын оештыручы Флюра ханым Дәүләтшинаны ул, якын итеп, әнкәм дип йөртә.

Әнвәр Нургалиевнең үзенчәлекле хоббие бар. Ул – борынгы әйберләр җыя. Үзе үскән өйнең копиясен торгызырга хыяллана. «Үзем хәтерләгәндә, шул өйне кабат торгызасым килә», – ди ул. Хыялын тормышка ашырырга көче һәм акчасы җитсә, әлеге музейга теләге булган һәркем бушлай керә алачак.

Әнвәр Нургалиевкә үзенең гадилеге һәм беркатлылыгы ошамый икән. «Кешеләр моннан файдаланырга омтыла. Холкымның шушы сыйфатын үзгәртер идем», – ди җырчы.