Домой Культура «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

0
«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналында иң масштаблы бәйгеләрнең берсе – «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды. Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булачак.

Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Рамил Төхвәтуллин, Гүзәл Сәгыйтова кебек халкыбызның танылган язучылары, шагыйрьләре һәм артистлары урын алды.

Әлбәттә, утырыш нәтиҗәләре буенча жюри әгъзаләрен тыгыз эш көтә, чөнки бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 000нән артык гариза кабул итте. Сайлау җиңел булмаячак, көндәшлек бик көчле.

Конкурска килгән эшләр арасында Актаныш, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы районнары аеруча актив. Иң күп гариза исә Казаннан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Арча шәһәрләреннән кабул ителде. Казахстан, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Киров, Свердлау өлкәсе, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәсе кебек чит регионнардан да катнашучыларыбыз булуы – бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилли. Хәтта Беларусь һәм Төркиядән дә гаризалар кабул ителде. Жюри тарафыннан иң популяр номинацияләр булып, шигърият һәм иҗади гаилә номинацияләре ачыкланды. Аларга барлыгы 2 000гә якын эш килгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында үзешчәннәр, профессионаллар, шулай ук үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнашты. Чыгышлар исә проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә.

Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, дәрәҗәле жюри тарафыннан 30 җиңүче билгеле булачак. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Конкурсның премиаль фонды 1000 000 сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрнең исемнәре 28 мартта гала-концертта игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.