
2025 елда минем яраткан ирем, очучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Совет армиясе капитаны Абдулла Галиулла улы Аитовның Әфганстан күгендә һәлак булуына 42 ел тула.Минем күңелемдә ул антына тугры офицер, чын ир үрнәге, намуслы кеше булып саклана. Читтән караганда дәшмәс һәм кырыс булып күренсә дә, нечкә күңелле һәм кешелекле зат иде кызымның әтисе. Без аның белән чиксез горурланабыз!
Абдулла 1953 елның 3 апрелендә Куйбышевта туган булса да, икебезнең дә тамырларыбыз Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан. Ул күп балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Аның тагын ике апасы һәм ике абыйсы бар. Әниләре Шәмсехәят Назах кызы – Үрнәктән, ә әтисе Галиулла Гатаулла улы Мәчәләйдән. Абдулла әтисе ягыннан бабасы һәм әбисе белән бик җылы мөнәсәбәттә була. 50нче елларда, әти-әниләре целинаны күтәрергә киткәч, бала әби-бабай карамагында кала. Бабасы үлгәч, Абдулла аны бик сагына, еш кына каберенә бара иде. Аны да бабасы янынарак җирләделәр менә…
Беренче сыйныфка Абдулла Кротково авылы мәктәбенә бара, чөнки әти-әнисе шул авылда эшләгәннәр. 1961 елда гаилә Мәчәләйгә күчеп килә һәм, 2нче сыйныфтан башлап, малай Мәчәләй мәктәбендә укый башлый.Ә мин 8нче сыйныфны Первомайск мәктәбендә тәмамладым, шуңа күрә булачак ирем белән 9нчы сыйныфта гына таныштык. Урта рәтнең беренче партасында утыра торган бу малай бик тә җитди һәм оялчан, аз сүзле булып күренә иде. Кызлар белән дә әллә ни аралашмый иде.
Абдулла сыйныфташы Рәшит Моратов белән очучылар булырга, күк йөзен яуларга хыялланалар иде. Үз алларына очучылар училищесына укырга керергә дигән максат куялар. Абдулла Ачинск хәрби авиация-техник училищесына укырга керү өчен имтиханнар тапшырып карый, ләкин конкурс аша үтә алмый һәм авылга әйләнеп кайтта. Рәшит тә Богырысланның граждан авиациясе училищесына укырга кереп карый, шулай ук конкурс аша үтә алмый. Инде икәүләшеп Ставрополь очучылар училищесына барып карыйлар, ләкин анда имтиханнар инде тәмамланган була, соңга калалар.1971 елның октябрендә дусларны чик буе гаскәрләренә хезмәткә чакыралар. Егетләр Молдавиядә хезмәт итәләр. Бер елдан соң Рәшит Тамбов хәрби очучылар училищесына укырга керә һәм, уңышлы тәмамлап, хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә.
Абдулла да шул училищега керү нияте белән документлар җибәрү өчен рапорт бирә, ләкин аның гозерен кире кагалар. Ул 1974 елның гыйнварында демобилизацияләнә, II дәрәҗә «Чик буе гаскәрләре отличнигы» билгесе белән бүләкләнеп, туган ягына кайта, Куйбышевның «Металлург» заводына эшкә урнаша, ләкин хәрби очу училищесы турындагы хыялы беркая да китми. Военкоматка мөрәҗәгать итә – гозерен кабат кире кагалар, чөнки инде очу училищесына укырга керү яше узып бара иде.
Ләкин Абдулла бирешми, СССР Оборона министрлыгына хат яза. Аңа Сызран вертолет училищесына керергә рөхсәт итәләр. Менә шундый үҗәтлек белән язмышына каршы бара ул.Училищены тәмамлагач, Абдулла Ленинград хәрби округына эләгә. Ул вакытта кызыбыз бар иде инде. Выборг янындагы гарнизонга без өчәүләшеп күчеп килдек.
Абдулла үз эшенә бик җитди карый, очарга бик ярата иде. Хыяллары һәм планнары зурдан булды. Яңа хезмәт урынына – чит илгә күченү тәкъдименнән берничә мәртәбә баш тартты, чөнки Мәскәү хәрби-сәяси академиясенә укырга керергә әзерләнә иде.
Ә менә 1982 елның көзендә аларның эскадрильясын яңа хезмәт урынына җибәрергә боерык килгәч, киләчәге тик аның карарына гына бәйле булуына да карамастан, иптәшләреннән калмый ул.
Шулай итеп, Абдулла Кабулга килеп эләгә.
Киеренке мохитта күп очарга, хәрби операцияләрдә катнаштырга туры килә аңа. Сугышчан операцияләрнең берсе өчен СССР Югары Советы Президиумының 06.05.1983 елгы Указы белән Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Орденны аңа 1983 елның 29 маенда тапшыралар, ә сентябрьдә инде полкташлары белән туган илебезгә кайтырга тиеш иделәр. Ләкин насыйп булмады шул.Төрле хәрби бурычларны үтәү өчен аларны Әфганстанның төрле аэродромнарына күчереп йөртәләр. Үз аэродромына кайтырга ике көн калып барганда Абдулланың вертолетын утка тоталар. Уң якта утыручы очучы шундук һәлак була, Абдулла һәм техник Кабул госпиталенә эләгәләр. Аннан аларны Ташкент госпиталенә күчерәләр. Берничә операция кичергән сөекле ирем 29 июльдә вафат була…
Аңа операцияне Подбельск авылыннан булган хирург ясый. Соңыннан, отпускка кайтканда, Абдулланың әти-әнисе янына килеп йөри, каберенә бара иде. Ә менә экипажның технигы исән кала, озак вакыт госпитальләрдә дәвалана. Кызганычка, мин аның белән очраша алмадым.Абдуллага багышлап
Саимә әбисе язган бәетБисмилла дип башладым
Бу бәетнең башларын,
Бер Ходай әмере белән
Туган илемне ташладым.
Әфганстан тауларын мин
Ничек буйладым икән?
Дошман пулясы тигәндә
Ниләр уйладым икән?
Әфганстан тауларын
Бер дә буйламас идем,
Дошман пулясы тияр дип,
Бер дә уйламас идем.
Әфганстан ашларын
Ашамам дигән идем.
Әткәй, әнкәй, туганнарны,
Алсу белән Җәүһәремне
Ташламам дигән идем.
Әфганстан тауларында
Дошман алды аңымны,
Кайтырга вакыт җиткәндә
Ходай алды җанымны…
автор: Җәүһәр Аитова