2012 елда урта һәм югары уку йортларына кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк. Алар социаль яклауга мохтаҗ абитуриентларның ташламаларын чикләүгә бәйле.
Бу яңалык бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүчеләр, бөтенләй ятим яки атасын я анасын югалтучылар, инвалидлар, 1, 2 төркем инвалид атаcы яки анасы гына булган һәм гаилә кереме уртача яшәү минимумыннан ким 20 яшькә кадәрге егет-кызларга, өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләргә кагыла. Документларны узган елдагы кебек биш вузга өчәр белгечлек буенча тапшыру мөмкинлегенә ия булсалар да, бәйгедән тыш алар бер генә урыннан уза алачак. Калган вузларга исә алар гомуми бәйге нигезендә кабул ителәчәк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.
Бу яңалыкны бигрәк тә югары уку йортлары ректорлары хуплый икән. Ни өчен дигәндә, бәйгедән тыш кабул ителүче абитуриентлар, дәрәҗәле вузларның рейтингы түрендә торса да, документларын китермәскә мөмкин. Шул сәбәпле, көчле укучылар башка вузга керергә мәҗбүр була. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий әйтүенчә, вузның кайбер факультетларына олимпиада җиңүчеләре өчәр мәртәбә күбрәк килгән. Шуннан алар таралышып беткән, ә төбәкләрдән килгән хәтта 100 баллы абитуриентлар урын көткән. Шуңа күрә олимпиада җиңүчеләренә бер генә ташламаны калдыруга риза.
Социаль ярдәмгә мохтаж булганнарга, шулай ук олимпиада җиңүчеләренә студент булу өчен кабул итү комиссиясе билгеләгән чик баллдан аз гына югарырак нәтиҗә туплау да җитә.
“Ташламага ия булучылар конкурстан тыш кабул ителә. Шуңа күрә бу проблема алай ук кискен тормый дип саныйм. Әйе, андыйларны социаль яктан кайгыртырга кирәк, әмма барысын да кабул итеп булмый. КФУда керү баллары югары, шуңа күрә анда теләсә кем үтә алмый. Ә менә олимпиада җиңүчеләрен вузның “алтын фонды” дип саныйм. Аларның баллары югары. Әгәр түбән икән, димәк, кайсыдыр нәтиҗәләр чын түгел дигән сүз”, – ди Казан (Идел буе) федераль университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко.
Абитуриентларга вуз сайларга урын калдыру кирәкме икән соң?
“Без укырга кергәндә документларның күчерелмәсен төрле вузга бирү юк иде. Шуңа күрә минем өчен бу хәл сәеррәк. Төгәл бер максатлары булмыйча, тегендә яки монда керәм, дигәннәрне яратмыйм да. Кечкенәдән үк бер хыял белән яшәп, шуңа ирешү юлларын табарга омтылып яшәдек. Бәлкем, әлеге үзгәрешләр үз максатларын белмәгәннәр өчен кертелгәндер. Бөтен кешегә дә югары белем алу кирәкме икән? Элек яшьләр башлангыч һәм урта һөнәри белемгә тартыла иде. Бөтен кеше дә югары белемгә тартылса, авылга кем кайтыр? Ә олимпиада җиңүчеләренә укырга кергәндә бер генә мөмкинлек калдыруга каршы түгел. Максатларны яхшырак белсен өчен эшләнәдер бу”, – ди ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев.
Мәгариф белгечләре арасында, әлеге үзгәрешләр, БДИ укучыларның сәләтен билгеләүче бердәнбер чара булсын өчен кертелгән, диючеләр дә бар. Ләкин БДИ нәтиҗәләре олимпиададагы уңышлардан да өстенрәк куелмасын иде. Февраль аенда югары уку йортларына керү тәртибе билгеле булгач, яңалыклар белән таныштыруны дәвам итәрбез. Аңа кадәр болары да үзгәрмәсә тагын…
Ватаным Татарстан
№ 259 29.12.2011