Домой Поздравления Олыларга игелекле булыгыз!

Олыларга игелекле булыгыз!

0
Олыларга игелекле булыгыз!

Похвистнево районы, Мәчәләй авылында гомер кичерүче Галия Харис кызы МӘКЪСУТОВА

15 февральдә 100 яшен билгеләп үтте

Галимнәр раславынча, озын гомер кешегә нәселдән бирелә. Безнең героинябезнең нәселендә дә андый кеше булган – Әнвар исемле әбисе 102 яшенә кадәр җиткән.

Харис белән Фатыйма гаиләсендә туган сигез баланың өченчесе була Галия. Әбинең хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Бала чагы – колхозлашу елларына, яшьлеге Бөек Ватан сугышына туры килә. Ул чор кешеләре өстенә төшкән авырлыклар, ачлык-хәерчелек, авыр эш Галияне дә читләп үтмәгән: “Окоп казу, торф чыгару, чуен юлы салу, ГЭС төзелешендә катнашу…” – дип санап китә ул.

Тырыш, сабыр кызга караучы егетләр күп була. Тик нужа дигән нәрсә ярату хисләрен аңламый шул. Сугыш вакытында Галияне үзеннән унҗиде яшькә олырак Галиулла исемле кешегә кияүгә бирәләр. Ул эшчән, булдыклы нәселдән була. Бер-бер артлы дөньяга балалары туа: Мәрьям, Вәлиулла, Хәкимә, Хөснулла, Сафиулла, Зәйнулла. Менә инде уллары да хәрби хезмәтләрен үтәп, туган авылларына кайттылар, туйлар ясап, гаиләләр кордылар. Матур гына балалар-оныклар тәрбияләп ятканда, ана өчен күтәрмәслек хәсрәт килә: Вәлиулла белән Сафиулла юл һәлакәтендә вафат булалар. Ике килене – ирсез, өч оныгы атасыз кала. Берничә ел узгач, Галия әби киленнәренә болай ди: “Ирләрегез кайтмый торган җиргә киттеләр. Яшь гомерләрегезне ялгыз уздырмагыз, яхшы кешеләр очраса, тормыш корыгыз”. Шул хәер-фатихадан соң ике киленгә дә төпле ир-атлар очрады, һәм алар яхшы гаиләләр кордылар. Төп йортны да ташламадылар, һәрвакыт килеп, хәл белешеп торалар. Озак яшәгән кешегә кайгысыз торырга язмаган инде. Галия әбинең Хәкимә исемле кызын да яман чир вакытсыз алып китте. Калганнары исән – Мәрьям апа 76 яшен тутырды, Хөснулла белән Зәйнулла – лаеклы ялда. Галия әби бүгенге көндә килене Әлфия һәм төпчек улы Зәйнулла тәрбиясендә яши.

…Чибәрлекне еллар ала,

Гөлләр дә көзен сула.

Тик көзен дә табигатьнең

Үз матурлыгы була, – дип жырлый Галия апа.

«38 ел кайнанам белән бер түбә астында гомер итәбез, – ди әбинең килене Әлфия ханым. – Аллаһыга шөкер, бер-беребезгә авыр сүз әйтешмәдек, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез».

Галия әбине 100 яшьлек юбилее белән котларга 11 оныгы, 11 оныкчыгы, читтә яшәүче балалары кайтты, бик күп кунаклар җыелды. Әбинең зиһененә күз тимәсен. Аның сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңлап утырдык. Күпме гомер узган, ә ул кайбер вакыйгаларны, ке-шеләрнең исемнәрен әле дә хәтерли.

Юбилярны котларга Мәчәләй авылы администрациясе житәкчесе Равил Уразмәтов, ООО СХП «Восток» җитәкчесе Ренат Искәндәров, Похвистнево районы Ветераннар советы житәкчесе Ирина Макеева килделәр. Юбиляр үзе дә котларга килүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

– Аллаһы Тәгалә Сезгә дә озын гомер бирсен! Халыкка сүзегез үтемле булсын, олыларга карата гел шулай игелекле булыгыз! – диде.

Зөләйха МИЯССАРОВА.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.