«Онлайн укытуга күчкәч, укытучының эше 10 тапкыр артты»

0
142

Әле кичә генә баланы «компьютер каршында озак утырма» дип ачулана идек, бүген инде ачуланып булмый. Чөнки бала компьютер каршында белем алып утыра.

Дистанцион уку диләр моны. Аз комплектлы мәктәпләр генә элеккечә эшләвен дәвам итә. Калганнар өйдән торып укытуга күчте. Күпчелек укытучылар да, әти-әниләр дә онлайн укытудан бик зарлана. Укытучылар – читтән торып (монитор аша) балаларны тыңлатып булмый, укыту программасын үзгәртергә туры килә, онлайн укыту бик күп вакытны ала, дип. Ата-аналар – укытучы бөтен эшне безнең җилкәгә аударып калдырды, хәзер балага белемне үзебез бирергә туры килә, ди. Балалар исә онлайн укытуны әлегә ниндидер уен шикелле кабул итә. Гасырлар дәвамында «мәктәп, парта, укытучы» режимында укыгач, кисәк кенә яңа форматка күчү җиңел түгел шул. Тик үзизоляциянең 30нчы апрельдә бетүе икеле. Бу уку елы азагына кадәр шушылай читтән торып укырга һәм укытырга туры киләчәк.  

БУ «ТЕЛӘСӘҢ – УКЫЙСЫҢ, ТЕЛӘМӘСӘҢ – ЮК» ДИГӘН ЧОР ТҮГЕЛ  

Казандагы «СОлНЦе» мәктәбендә татар теле укытучы Ләйсән Фәрит кызы ГӘРӘЕВА белән сөйләшеп алдык. Татар телен онлайн укытуның һәм, гомумән, компьютер мониторы аша белем бирүнең кыенлыклары һәм өстенлекләре, эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде ул.  

– Алтынчы апрельдән бөтен республика, шул исәптән безнең мәктәп тә дистанцион укытуга күчте. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан билгеле бер кагыйдәләр кертелде, алар һәр укытучыга, һәр ата-анага һәм балага аңлатылды.  

Әйтик, «СОлНЦе» мәктәбе 7нче класска кадәрге балаларга дәрес биргәндә «Zoom» кебек платформаларны кулланмаска булды. Ягъни аларны компьютер мониторы каршына утыртып куеп, онлайн дәрес үткәрмибез. Күпчелек балаларның күзләре болай да начар, ә компьютер каршында озак утыру тагын да зыянлы булачак бит. Аннан соң берничә ата-анадан «андый-мондый озын онлайн дәрес оештырылса, минем баламны бу дәрестән азат итүегезне сорыйм» дигән хат та алдык. Алар да балаларының сәламәтлеге өчен борчыла. Шуңа күрә 7нче класска кадәр булганнар белән болай эшлибез: һәр классның «ВКонтакте»да үз төркеме бар, нинди өй эше эшләргә кирәклеген аңлатып язам да шул төркемнәргә кертәм. Шуннан алып эшлиләр һәм миңа тикшерергә җибәрәләр.  

Мәктәп керткән тагын бер кагыйдә: югары классларда дәрес үткәрелә икән, ул расписание буенча булырга тиеш. Мәсәлән, минем дәрес расписание буенча шимбә көнне 3нче дәрес буларак бара икән, мин дәресне нәкъ менә шул вакытта үткәрергә тиеш. Үземә уңайлы вакытны сайлый алмыйм.  

Дәресләр арасында тәнәфес булырга тиеш. Мәсәлән, бала 30 минут эшли һәм 10 минут ял итә. Тәнәфесне онытмас өчен, будильник куярга кушабыз, ул искә төшерәчәк. Тәнәфес вакытында китап укып алу, физик күнегүләр ясау, ятып тору, йорт хайваны белән уйнап алу киңәш ителә. Мөһим бер кагыйдә бар: балалар көн дәвамында телефон кулланмаска тиеш. Безнең мәктәптә дә шундый катгый кагыйдә бар, дистанцион укуга күчкәч тә сакларга тәкъдим итәбез.  

Балалар сәгать 9дан 12гә хәтле фәкать уку белән генә мәшгуль, аларга комачауларга ярамый, дип әти-әниләренә кат-кат әйттек. Бу «теләсәң – укыйсың, теләмәсәң – юк» дигән чор түгел, уку элеккечә дәвам итә, бала шуны аңларга тиеш.  

Этикет кагыйдәләре турында да алдан сөйләшеп куйдык. Озын онлайн конференцияләргә кергәндә үзеңне ничек тотарга икәнлеге аңлатылды. Әйтик, онлайн дәрескә диванда кырын яткан килеш керергә, иске футболка яки пижамадан экран каршысына килеп утырырга ярамый.  

Алдан сөйләшеп кую эшне күпкә җиңеләйтте. Хәзер әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре алабыз. Башка мәктәпләр белән чагыштырганда, «СОлНЦе» мәктәбе дистанцион эшне күпкә яхшырак алып бара, дип әйтәләр (Автордан: Ул рәхмәт сүзләрен ата-аналар «СОлНЦе» мәктәбенең «ВКонтакте» төркемендә дә күп язалар. Баласы 6нчы класста укучы Роза Степанова исемле ханым болай дип язган: «Үзебезнең класс җитәкчесе Гөлназ Рөстәм кызына рәхмәтемне белдерәм! Бу гадәти булмаган ситуациядә дә балаларны оештыра алдыгыз. Олы улым мәктәпкә йөреп укыганда ничек укыган булса, хәзер дә шулай ук укый, өйдә укыганы сизелми дә. Ә менә кечкенәсе башка мәктәптә белем ала. Анда мәктәп җитәкчелеге барысын да ата-ана җилкәсенә аударып калдырды. Баланы үзебезгә оештырырга туры килә». Икенче бер рәхмәт сүзе Ләйсән Фәрит кызының үзенә юлланган: «Ләйсән Фәрит кызына бервакытта да аерым рәхмәт әйткәнем юк иде, нәкъ менә хәзер вакыты, дип уйлыйм. Мин бервакытта да татар телен өйрәнмәдем һәм балаларымның да өйрәнүен теләмәдем. Ләкин! Сез дәрес материалын шул хәтле әйбәт итеп бирәсез, һәр баланы тоеп эшлисез икән. Менә хәзер улым Маркның ни өчен сезнең фәнне яратуын аңладым инде. Үзем дә кызыксынып киттем. Мөмкинлек булса, үзем дә сездән татар теле дәресләре алыр идем», – дип язган урыс милләтеннән булган бер ана).  

Дистанцион укытуның кыенлыкларына килгәндә, укытучының эше бермә-бер күбәйде. Беренчедән, бу – яңача укыту. Яңа калыпларны, ысулларны үзләштерергә туры килде. Укыту платформаларында эшләү тәртибен төннәр буе өйрәнеп утырдык, онлайн эшне системага салдык. Хәзерге чорда беренче планга табиблар һәм полиция чыга. Мин бу рәткә укытучыларны да өстәр идем. Өйдә утырсак та, баш күтәрмичә эшлибез. Укыту программасына да зыян килмәслек булсын, компьютер каршында озак утыру баланың сәламәтлегенә дә зарар бирмәсен. Өстәвенә, баланы читтән торып та үзеңә каратып тоту өчен кызыклы дәрес формаларын да табарга кирәк. Мин өйдә дәрес биргәндә гаиләм суламый да диярлек, башка бүлмәдә шыпырт кына утыралар (көлә). Бер генә көн ял бар – якшәмбе. Ул көнне компьютерны кабызмыйбыз да. Калган көннәрдә сүнгәне дә юк.  

Эш күп дигәнгә бер мисал: 9нчы классларга дәресне «Татарский с Дмитрией Петровым» дигән видеотапшыру ярдәмендә бирә башладым. Видеоны интернетка элеп куям. Гадәттә, бер сериясе 20 минуттан артмый. Укучылар шуның буенча күнегүләр эшләп җибәрәләр. Әзерлек бик күп вакытны ала. Башта видеоны үзем карыйм, аннары шуның буенча күнегүләр әзерлим, аларны бер калыпка салам, аннары өй эшен ничек эшлисен пунктлап аңлатып язып җибәрәм. Әзер дәреслек белән эшләү түгел инде бу. Программадан ерак китмичә генә яңа шартларга яраклашырга туры килә.  

Шулай да татар телен дистанцион рәвештә укыту миңа ошады әле. Эшем 10 тапкыр артса да, иҗади эшләр бирергә мөмкинлек барлыкка килде, әти-әниләр белән элемтә ныгыды. Мәсәлән, мин мәктәптә балалар белән атнасына бер тапкыр күрешә идем. Шул вакыт эчендә дәрес темасын аңлатасыңмы, сөйләштерәсеңме, Нәүрүз бәйрәменә әзерләнәсеңме – вакыт бик тиз үтеп китә, җитми кала иде. Ә хәзер иҗади эшләрне күбрәк бирә башладым. Әгәр кәефегез юк икән, өй эшен куеп торыгыз, кәефегез булгач утырырсыз, дим. Катгый рамкалар куймыйм. Әмма бер баланың да өй эшен эшләмичә сузып йөрткәне юк. Дистанцион укуның беренче атнасында коронавирустан саклану темасына татарча кечкенә генә фильм эшләдек. Үзем текст яздым, аны һәр балага бүлеп бирдем. Һәр укучы берәр җөмлә ятлап, шуны видеога төшерергә тиеш иде. Соңыннан бу видеоларны җыеп ялгадым һәм 3-4 минутлык фильм барлыкка килде. Балалар күмәк эшләренең нәтиҗәсен күрәләр дә, икенче юлы тагын да рәхәтләнеп, хисләнеп эшли башлыйлар.  

«Без бергә» дигән проект башлап җибәрдек. Музыка мәктәбенә йөргән балалар татар көйләрен уйнап күрсәтәләр. Сергей Зиновьев исемле бик сәләтле укучыбыз үзе татарча бию көе чыгарган! Бу атнада менә «Минем Тукай» дигән проект башлап җибәрдек. Тукай шигырьләрен ятлап, үзләре сөйләгәнне видеога төшереп җибәрәләр. Вероника Митина исемле бер укучым шигырьне хәситә киеп укый! Үзе ясаган икән! Дистанцион укытуга күчмәсәк, бәлки укучыларымның шундый сәләте булуын белмәс тә идем. Сүз уңаеннан, бу проектка мәктәбебез директоры Павел Анатольевич Шмаков һәм бөтен коллектив та кушылды. Тукайның «Туган тел» шигырен 18 өлешкә бүлеп, һәрбер укытучыга җибәрдем, һәрберсе үз өлешен ятлап сөйли.  

Татар теле укытучысына хәзер икеләтә күп көч түгәргә туры килә. Математикага, урыс теленә утырту өчен баланы күп өндәргә кирәкми. Бала белә: бу төп фәннәр, алардан имтихан булачак, аларны һичшиксез эшләргә кирәк. Ә менә мәҗбүри булмаган татар теленә ничек утыртырга? Әти-әниләр «әле татар теленнән дә өй эшең бармыни, эшләмә, әнә ятып тор, телевизор карап ал» дип әйтмәсен өчен, кечкенә генә эш бирәм дә аннары шуның нәтиҗәсен зурайтып, чәчәкләп-чуклап матур итеп күрсәтәм. Шуннан соң балалар минеке була да куя! Ата-аналар да татар теленә каршы сүз әйтми. Эшнең нәтиҗәсен матур итеп күрсәтә белсәң, эшеңә дә, үзеңә дә хөрмәт арта.  

ДИРЕКТОР СҮЗЕ  

«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Анатольевич Шмаков белән дә сөйләштек.  

– «ВКонтакте» төркемебезгә һәр классның эшен куеп барабыз: күмәкләп эшләгән фильм булсынмы ул, билгеле бер темага рәсемнәрме, видеолар дисеңме. Бер класс икенче классның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп тора. Бу укучыларны берләштерә торган момент. Шул рәвешле мәктәп атмосферасы саклана. Интернет платформа – баланың сәләтен төрле яклап күрсәтү өчен бик көчле инструмент. Әлбәттә, ул бүген генә оешкан нәрсә түгел. Безнең «ВКонтакте» төркемебез элек тә актив эшли иде. Шуңа дистанцион эшне оештыру да җиңелрәк булды, – дип сөйләде ул.  

РЕДАКЦИЯДӘН: «СОлНЦе» мәктәбенең татар телен укыту алымын тасвирлаучы бирем-фильмнарның кайберләрен газетабызның интернет сәхифәсеннән күрергә мөмкин.    

– Майда мәктәпләрдә уку программасы тәмамлана. 8нче июньдә – беренче БДИ, 9ында – беренче ТДИ (ОГЭ). 9нчы класслар быел төп дәүләт имтиханын ике генә фәннән – математика һәм урыс теленнән генә тапшырачак, сайлап ала торган фән булмый. Күптән түгел генә Русия мәгариф министры һәм «Бердәм Русия» партиясе вәкилләре катнашында җыелыш булды. Имтихан уздыру өчен шушы көннәрне билгеләделәр. Күчерелергә тиеш түгел. Тик берәү дә хәлнең киләчәктә ничек булып бетәсен төгәл әйтә алмый.  

Сынаулар һәрвакыттагыча имтихан тапшыру пунктларында узачак. Бу законда язылган һәм без аны үзгәртә алмыйбыз. Юкса, имтихан нәтиҗәләре шик тудырырга һәм документ (аттестат, БДИ һәм ТДИ тапшыру турында белешмә) алганда кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.  

Безнең болай да имтиханнар вакытында дистанция саклана бит. Изоляция режимы июньгә кадәр дәвам итсә, имтихан тапшыручыларны шул вакыттагы санитар таләпләргә карап утыртачакбыз: 1,5 метр ара калдырып булырмы ул, 1 яки 2 метрмы. Әгәр утыртырга урын җитмәсә, укучыларны берничә агымга бүләчәкбез.  

Рафис БОРҺАНОВ, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  

(Чыганак: «Татар-информ»)    

– Дистанцион укытуга күчкәч барлыкка килгән беренче проблема – гаджетлар җитмәве. Башта Казанда 7200 баланың әти-әнисе «өйдә буш компьютер да, хәтта планшет та юк» дип белдергән иде. Бер атнадан соң, андыйлар саны 3755кә калды. Кемдер техниканы сатып алды, кемдер искесен төзәтте, танышларыннан алып торды. Аннары икенче дулкын булды: укучыларга ноутбук һәм планшетлар алу өчен Татарстан бюджетыннан һәм иганәчеләрдән акча бирелде. Казанда яшәүче 155 балага хәйрия акцияләре кысаларында техника алынды. Тик барыбер барлык мәктәп укучылары да дистанцион укытуга әзер түгел әле. Казанда гына да тагын 2600 баланың тиешле гаджеты юк. Болар – 1-8нче класс укучылары. 40 проценттан күбрәк бала телефоннан укый. Калганнарның әти-әниләре өй эшләрен кайдадыр принтерда чыгартып алып кайта.  

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек РИЗВАНОВ

Фәнзилә МОСТАФИНА

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here