Домой Главные новости В области Остазыбызның хезмәтен дәвам итәбез

Остазыбызның хезмәтен дәвам итәбез

0
Остазыбызның хезмәтен дәвам итәбез

Бүген, 7 сентябрьдә, “Бердәмлек” газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 77 яшь тулган булыр иде.

Рәфгать Нәбиулла улы  28 ел дәвамында өлкә татар газетасын җитәкләгән кеше. Ул – татар журналистикасы легендасы.  Беренче редакторыбызны искә алмаган көн юк диярлек, аның кайбер сүзләре хәтта редакция хезмәткәрләре арасында афоризмга әверелде. Кайчакта төшебезгә кереп йә мактый, йә берәр мәкалә буенча шелтә белдерә. “Рәфгать абый теге дөньядан да безнең эшне күзәтә икән”, – дип үзара шаяртабыз. Юкка борчыла остазыбыз. Без, бердәмлеклеләр, аның юлын дәвам итәргә, идеяләрен тормышка ашырырга тырышабыз.

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.