Остазыма мең рәхмәт

0
Остазыма мең рәхмәт

Минем язмам Кызыл Яр районы, Кызылсу авылында яшәүче олы яшьтәге укытучы апабыз турында булачак.

Дөррия Гайнуллина Елховка районының Губанкүл авылында 1923 елның 17 октябрендә туган. 1941 елда Мәләкәс педучилищесын тәмамлап, берничә ай Мулла авылында эшләп ала. Ә 1942 елда безнең мәктәпкә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Аның хезмәт стажы 37 ел тәшкил итә.

Мин аның белән 1970 елда, практика үтәргә килгәч, танышкан идем. Ул вакытта мин Подбельск педучилищесының соңгы курсында укый идем әле. Дөррия Исхак кызы, остазым буларак, дәресләремә тирән анализ ясый иде, төпле киңәшләре эшемдә бик нык ярдәм иттеләр. Дөррия апа белән миңа озак еллар бергә эшләргә насыйп булды, шуңа күрә мин аны бик яхшы беләм. Таләпчән, гадел, белемле булу белән башка укытучылардан аерылып тора иде ул.

Кызылсу мәктәбендә директор булып эшләгән тормыш иптәше Юныс абый белән алар бер малай һәм бер кыз үстерделәр. Наилә балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Уллары Котдус – рәссам, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы. Балалары Дөррия апаны бик хөрмәтләп, кадерләп карыйлар. Аны укучылары да игътибарсыз калдырмыйлар – хәлен белеп, сәдакаларын китереп торалар.

Авылыбызның иң абруйлы кешесе булган Фоат абзыйның улы Йосыф турында аерым әйтеп үтәсем килә. Дөррия апа аны “улым” дип атый. Укытучыбызга ул да гел ярдәм итеп тора. Андыйлар күп булмый, диләр…

Дөррия апа намазга бик иртә басты. Дин тыелган вакытларда да, Юныс абый белән эчтән бикләнеп, намаз укыйлар иде. Хәзерге вакытта да, сәламәтлеге әйбәт булмаса да, тиешенчә тәһарәт алып, намазын калдырмаска тырыша ул.

Яраткан укытучы апабызны күпсанлы укучылары һәм үзе белән бергә эшләгән коллегалары исеменнән якынлашып килүче Укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Аллаһы теләсә, 17 октябрьдә аңа 99 яшь тулачак. Аны шушы уңайдан да ихлас күңелдән котлап, ныклы саләмәтлек, хәерле гомер телибез.

Гөлфия ГАРИФУЛЛИНА.

Кызылсу авылы, Кызыл Яр районы.