Домой Общество Озын яллардан соң элеккеге тормышка ничек кайтырга?

Озын яллардан соң элеккеге тормышка ничек кайтырга?

0
Озын яллардан соң элеккеге тормышка ничек кайтырга?
Фото: russian.rt.com

Туйганчы йоклау, туйганчы ашау, туйганчы ял итү. Дүшәмбедән озын ялларга нокта куелды. Эшкә, укуга, элеккеге режимга ничек кайтасы? Тән—рух сәламәтлеген кайгырту турында белгечләрдән сораштык.

Бер көн генә җитмәс

Элеккеге режимга кайту турында кичә-бүген генә уйлыйсы түгел шул. Яхшы ял иткәннән соң ныгытып эшлисе барлыгын баштан чыгармаска да ярый инде дә, тик… Баш миен көтелгән яллар, сый тулы өстәл, якыннар белән уздыра торган кичләр биләп алгач, ни хәл итәсең? Белгечләр әйтүенчә, Яңа ел яллары бетәргә берничә көн кала элеккеге режимны кайтару турында уйлый башларга кирәк.

Университет клиникасының йокы лабораториясе җитәкчесе Лилия Шаһиәхмәтова искәрткәнчә, Яңа ел төнендә һәм аннан соң берничә көн үзеңә тулысынча ял бирергә ярый әле. «Эшкә чыгарга берничә көн кала күнегелгән режимнан чыгарга, эш режимына яраклаша башларга кирәк. Яту һәм уяну вакытларын көйләргә. Әгәр дә бәйрәм көннәрендә йокларга соң ятып, төш җиткәндә генә уяна торган булсагыз, моны үзгәртергә кирәк. Иртәрәк ятып, иртәрәк тора башлау хәерле. Организм сезне аңлаячак, элеккеге режимга ияләшә башлаячак», – диде КФУ белгече.

«Йокларга кирәк» дип кенә йоклап китеп булмаса, нишләргә?

– Вакытында йокыга китеп булмый икән, урамда йөреп керергә мөмкин. Мелатонин эчәргә була. Ул йокыны туйдырырга булышачак, – диде Лилия Шаһиәхмәтова. – Беренче эш көненә җитди эшләр, киңәшмәләр планлаштырмагыз. Эш графигына җиңел генә кереп китәргә кирәк бит. Беренче эш көне алдыннан, йокыдан торуга, пәрдәләрне киң итеп ачарга, бүлмәгә саф һава кертергә, физик күнегүләр ясап алырга, каһвә эчәргә киңәш ителә. Тагын бер әһәмиятле киңәш: кисәк сикереп торырга ярамый. Көнегезне баш авыртуы, кан басымы төшү, буыннар сызлау белән дәвам иттерүегез ихтимал.

Организм өчен D витамины да мөһим. Белгеч әйтүенчә, моның өчен кояш астында йөрергә кирәк. Организмны авыр ризык, хәмер белән тутыруны да туктатырга кирәк. Бу хәерлегә илтмәячәк.

Балаларга килгәндә, аларга яллардан соң кабат хәл алу авыргарак туры килер. Чөнки аларның әле нерв системасы да тулысынча формалашмаган. Лилия Шаһиәхмәтова искәрткәнчә, гадәти режимнан тайпылуларын балалар көйсезләнү, киреләнү, ачу-ярсу белән күрсәтә. Шуңа да балаларга төнгә чаклы бәйрәм итүләр киңәш ителми.

Сорамагыз хәлләремне

Практик психолог Зөһрә Кәримова рухи хәлне дә кайгыртырга өнди.

– 7–10 көн ял иткәч, күпләргә «комфорт зонасы»ннан чыгу кыенга туры килер инде. Әмма эш ул – эш, аннан котылып булмый. Иртәме-соңмы, тәртәгә керергә туры киләчәк. Шуңа күрә «эшлекле кәеф»не кайтарырга кирәк. Әйтик, тагын биш көн эшлибез дә, тагын ял итәбез, дип, үзеңә максат куярга. Организмны көчләп түгел, кечкенә адымнар белән укуга, эшкә ияләштерә башларга. Көн дәвамында башкара торган эшләрне язып куярга, көн тәртибенә вак-төяк мәсьәләләрне һәм хәл итәсе мәшәкатьләрне әкренләп кертергә. Баш миен активлаштыру өчен, хәрәкәт кирәк. Урамда күбрәк йөрергә тырышыйк, – дип киңәш итә белгеч. – «Мин ялкау», «Кулымнан эш килми» дип, үзеңне һич кенә дә тәнкыйтьләргә, сүгәргә ярамый. Бу – табигый, гадәти хәл. Шунысы да мөһим: артыгын тырышып, бер көнгә күпләп эш өймәгез. Бу төшенкелеккә дә китерергә мөмкин. Бөтен яктан җиңелрәк булсын өчен, спорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертергә кирәк. Әгәр инде эш режимына кайту чыннан да бик авырдан бирелә икән, психологларга мөрәҗәгать итмичә булмас.

Чамасын белеп кенә

Ялларда баш та, тән дә ял итә. Берничә көнлек тәнәфес мускулларга да тәэсир итми калмый, билгеле. Фитнес-тренер Анна Мотина искәрткәнчә, спорт белән шөгыльләнүгә акрынлап кайтырга кирәк.

– Йөрәк һәм буыннарны саклау мөһим. Шуңа да күнекмәләр бик җитди, интенсив булырга тиеш түгел. Әйтик, беренче көнне җиңелчә генә күнегү ясарга, тора-бара күләмен арттырырга мөмкин бит. Спорт белән дус булганнарга элекке режимга кайту җиңелрәк, билгеле. Әгәр дә ялларда активлык күрсәтмичә, кырын яткан булсагыз, сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасын яңадан әзерләргә кирәк булыр. Күнекмәләрне йога, боди-балет, җиңелчә кардиодан башларга киңәш ителә, – ди белгеч.

Тамак хакы

Ялларда аз ашалмагандыр, билгеле. Диетологлар «разгрузочный день», ягъни организмга ял биреп ашау көнен оештырырга тәкъдим итә. Иң дөресе – калорияле ризыкларны киметү. Гарнир буларак яшелчәләр куллану, көннең беренче яртысында җиләк-җимеш ашау хәерле. Көн дәвамында җитәрлек күләмдә су эчү турында онытмаска. Ашаган һәр килокалория өчен организмга 1 мл сыеклык кирәк.

Моннан тыш, авырлыктан котылам дип, һич кенә дә ач тору, махсус эч йомшарта һәм сидек кудыра торган дарулар кулланырга ярамый.

Чулпан Гарифуллина