Домой Главные новости Пәйгамбәребезнең туган көне.

Пәйгамбәребезнең туган көне.

0
Пәйгамбәребезнең  туган көне.

29-нчы октябрдә безнең “ Үзәк” мәчетебездә Мәүлид бәйрәме үткәрдек.

Мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус- ишләрне җыйдык , мәсҗидкә. Хатын- кызларның да саны 15-кеше иде.  Мәхаллә картлары һәм яшләре дә бик актив катнаштылар бу зур бәйрәмдә. Кешелек тарихында Мөхәммәд  Пәйгамбәр с.г.в. кебек бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка берәүне табып булмый дип- башлап җибәрдем мин Ш. Мамышев. Кыскача гына  Мөхәммәт Пәйгамбәр с.г.в. –нең тормышын сөйләп киттем.

Фәрит  Булатов Фәйзрахман улы Мәүлид мөнәҗәтләре укыды , бик матур тавыш белән.

Сәйфулла Зиннәтулла улы Касыймов мөнәҗәтләр укыды. Безнең  бабабыз- Дамир Нәүмәт улы Муратов , Мөхәммәт галәйһиссәләм тормышын, кичергән авырлыкларын сөйләп китте.

“Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен , йөрәкләребездә аңа карата булган  мәхәббәт хисе арта бара, аның белән рухи бәйләнеш булуны без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез- “дип әйтеп куйды мәчет имамы Галиулла бабай Мамышев. Пәйгамбәр тормышының һәр санында без югары кыйммәтләрнең камиллеген күрәбез. Ул яхшы холыкка ия булуның иң матур үрнәге булып тора.

Мәүлид укыганда барыбыз да  салаватларны әйтеп утырдык. Тәмамлагач- Кор”ән аятләре укып, салаватлар әйтеп, хата- кимчелекләренә гафу кыйлып- барча әрвахларга дога кыйлдык.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган вакытын бәян иткән касыйдәсен укучыларга һәм тыңлаучыларга Пәйгамбәребез шәфәгатен насыйп итсәң иде! Шушы яман чирләрнең авыруы кермәсен иде, Аллаһының ярдәме белән, киләчәктә дә шушындый матур мәҗлес кебек хәерле  мәҗлесләрне күрергә һәм  үткәрергә насыйп итсәң иде!

 Вәссаләәтү вәссәләәмү галә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

  Шамил Мамышев. Мәчәләй. 29.10. 2020-ел.