Домой Жизнь татар Парлы гомер – ямьле гомер

Парлы гомер – ямьле гомер

0
Парлы гомер – ямьле гомер

Күреп торам: хәзерге яшьләр гаилә коруга җитди карамый. Егет белән кыз бер-берсен яратып кавышса, шул җитә, дип уйлый. Билгеле, гаилә кору җиңел, әмма учак җылысын саклау, балаларны тәртипле, итагатьле, ке­шелекле итеп үстерү, ике якның да әти-әнисе, туганнары белән килешеп, матур итеп яшәү – болар барысы да зирәк акыл да, үзара мәхәббәт һәм хөрмәт тә, сабырлык та таләп итә. Үткән тормышың гыйбрәтле, бәхетле булып, гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен тату – тагын да олы бәхет. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче ЙОСЫПОВЛАР гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

Быел инде алтын туйларын билгеләп үткән Мәҗит абый белән Миннур апа Йосыповлар бергә узган илле ел го­мерләрен илле көнгә тиңләгәч, бигрәк тә бәхетле пар инде, дип уйлап куйдым. Олы яшьтә булуларына карамастан, шат күңелле, көләч йөзле авылдашларым бер-берсенең хәлен, уй-фикерләрен күз карашларыннан аңлап торалар. 

– Илле еллык гомерегезне илле көнгә тиңләдегез. Мәхәббәтегез шундый көчле булдымыни, – дип шаярттым. Мәҗит абый исә парлы тормыш бәхетен мәхәббәткә генә нигезләми икән.

– Сеңелем, ярату ул баштагы мәлләрдә генә була. Аннары икең бер булып яши башлыйсың. Ярату бер-береңне хөрмәт итүгә, санлауга әверелә, гаиләң өчен җаваплылык хисе арта. Яшең барган саен сабырлык та өстәлә, – дип бәхет сүзенең асылына төште ул.

– Безнең ачуланышып, үпкәләшеп йөрергә вакыт та булмады әле, – дип әңгәмәгә кушыла Миннур апа. – Без бит сугыш чоры балалары. Бар гомеребез хезмәттә үтте. Көне буе эштә, төнлә хуҗалыкта дигәндәй, дөнья кудык. Бер-беребездән кер эзләмәдек, характерларыбыз туры килмәгән, дип елап утырмадык. Икебез дә авыр тормышны күргән авыл балалары, икебез дә атасыз үстек, димәк, холкыбыз да бер төрлерәк булгандыр инде. Ярдәм итүчебез юк иде, бер-беребезгә таянып, бүрәнәнең ике башын икәү күтәреп бардык инде…

Чыннан да шулай бит. Хезмәт елларына килгәндә, Мәҗит Зәкиевичның Камышлы җирлеге тарихына язарлык эшләре байтак. Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр еллар булуына карамастан, ул Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап,  Похвистнево районының Карл Маркс исемендәге колхозына баш инженер итеп билгеләнә. Әле яшь кеше булуына карамастан, тавык фермасының азык әзерләү цехын яңартып кора, кукуруза арасына көнбагыш чәчү технологиясен үзләштереп,  тормышка ашыра. Бу инде колхоз казнасына мул керем кертүгә сәбәп була. 1974 елда Мәҗит Зәки улын Иске Ярмәкнең “Коминтерн” колхозына эшкә чакыралар. Туган авылына кайткач, баш инженер, җиң сызганып, терлекчелек тармагын механикалаштыра башлый – мал азыгын төяү, бушату, тирес җыю, сыер саву… Хезмәттәше, баш зоотехник Дәмил Хәсәншин белән берлектә сыер саву процессын механикалаштыралар, колхоз техникасы өчен җылы гаражлар булдырыла, эш җиңеләйтүче төрле җайланмалар ясала. Яшь белгечнең уңганлыгын һәм новаторлык сәләтен күреп, 1978 елда “Сельхозтранс” транспорт предприятиесен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ә тагын өч елдан Мәҗит Йосыповны Коминтерн исемендәге колхозның партия оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Яраткан техникасыннан аерылып торса да, Мәҗит әфәнде яңа хезмәткә башы-аягы белән чумып, җирле хуҗалык өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә башлый, ә бераздан аңа шушы хуҗалыкны җитәкләргә дә туры килә.

Ул, иң беренче чиратта, хуҗалык специалистлары белән берлектә, бөтен техниканы барлап, тикшереп, үзгәртәсен үзгәртеп, төрле җайланмалар ясап, эш тәртибен үстерүгә ирешә. Нәтиҗәсе дә озак көттерми, һәр гектардан 21,6 центнер уңыш алына, кышкылыкка терлек башына 33 азык берәмлеге әзерләнә, маллар үрчи, сөт һәм ит җитештерү арта. 1986 елда “Коминтерн” колхозы район буенча беренче урынны алуга ирешә, күчмә Кызыл байрак, грамота белән бүләкләнә, Мактау тактасына беркетелә.

Мәҗит Зәки улы җитәкчелегендә 25 корылма яңартыла, төзелә, кол­хозчыларның хезмәт шартлары яхшыра. Нәтиҗәдә, “Октябрь” колхозының 470 гектар чәчүлек җирләре, “Аврора” колхозының 40 гектар печәнлекләре “Коминтерн” колхозына беркетелә. Кызыл почмакта ашханә ачылып, тер­екчелектә эшләүчеләргә кайнар аш әзерләнә, төрле мәдәни чаралар, җыелышлар, алдынгыларны бүләкләү чаралары оештырыла, көндәлек кирәк-яраклар кибете, физиотерапия аппаратлары белән җиһазландырылган медицина профи­лакториесе ачыла. Шул исәптән кол­хозчыларның эш хакы да арта, аванс­ка бөртекле культуралар да 2-3 мәртәбә күбрәк бирелә башлый…

Тик менә көнен төнгә ялгап, бөтен көчен биреп эшләгән Мәҗит әфәнде генә бу темпка түзә алмый, инфаркт кичерә. Ә савыккач, аңа гражданнар оборонасы штабы җитәкчесе эшен тәкъдим итәләр. Техникадан ерак хезмәтне башкарырга теләмәгән белгеч “Клявлинорайгаз” идарәсенең Камышлы участогына мастер булып күчә һәм, газ котеллары буенча операторлар әзерләү курслары ачып,  21 белгеч әзерләп чыгара. 

1991 елда Иске Ярмәк авылының 50 йортына газ кертелә, ә тагын ике елдан колхозчыларның өйләренә, терлек фермаларына газ кертү эшләре тәмамлана. Бу инде Мәҗит Йосыпов өчен бик тә куанычлы вакыйга була, чөнки газ кертү документларын рәис булып эшләү елларында башлаган булса, газ участогында хезмәт иткән вакытта бу эшне төгәлләү­дә аның да өлеше зур иде. Шулай итеп, ун елдан да артык газ хуҗалыгында хезмәт иткән Мәҗит әфәнде исәнлеге буенча лаеклы ялга китә.

Ләкин язмамның герое пенсиягә чыгып, өйдә тик яткан дип уйлый күрмәгез. Профсоюз комитетының җитәкчесе, партком сәркатибе, җирле Совет, район советы депутаты җәмәгать эшенә башы-аягы белән кереп чума. Сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе булып эшләгән елларында да авыл тарихына язарлык хезмәт күрсәтте. Авылы һәм авылдашлары, колхоз өчен эшләгән хисапсыз изгелекләрен, файдалы эшләрен санап бетерерлек түгел. Берничәсен әйтеп үтмичә дә булмый – Сок елгасы аша буа төзүдә, авыл тарихы турында җыентык туплауда актив катнашты, Сабан туйлары һәм балалар сабан туе, дини чаралар, ветераннар өчен очрашулар оештыруда Мәҗит абыйга тиңнәр юк.

Авылдашлары еракка йөрмәсен дип, үз куллары белән йортында май чыгару цехы, чылбыр ясау станогы, ашлык тарттыру, канат бавы ясау җайланмалары, слесарь, токарь станоклары ясаган. Үзгәртеп кору чоры башлангач, беренчеләрдән булып үзенә тиешле пай җирләрен алып, печән үстерде, маллар асрады. Соңгы елларда гына пай җирләрен фермер хуҗаларына арендага биреп тора.

Авылыбызның Кулибины дип йөрткән ветераныбыз – үрнәк ата, таянычлы гаилә башлыгы, оныкларына сөекле бабай да. Гаиләдә гореф-гадәтләрне сак­лап, намаз укып, олыларны хөрмәтләп, ярдәмләшеп яшиләр. Камышлы рай­онының, өлкәбезнең Мактаулы гражданины, берничә медаль иясе 2011 елда хаҗга бару бәхетенә дә ирешә. Ә Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының исәбе юк. Тормыш иптәше Миннур Мисбах кызы белән тормышның төрле мизгелләрен сабырлыкта үткәрәләр. 

– Мин Бөек Җиңүдән соң туган бала. Ләкин ачы язмыш мине, әниемне, абыемны бик каты сынады. Тормыш авырлыгын без күтәреп тә, өстерәп тә тарттык, ләкин сыгылмадык, шартлап сынмадык. Әле дә булса минем үткәннәрем төшләремә кереп йөдәтә, – дип яшьлеген искә төшерә Миннур Мисбах кызы.

Әйе, ачлык, ятимлек чыныктырган да, ныгыткан да. Бөтен гомерләренә җитәрлек күркәм сыйфатлар әнә шул елларда тәрбияләнгән. Миннур апаның әтисе Мисбах Нуретдин улы Субеев Мәчәләй авылында туып-үскән кеше. Ул  Минеслу Хәләфетдин кызы белән гаилә корып кына өлгерә, Бөек Ватан сугышы башлана. 25 июньдә үк сугышка алынган ир-егетләр арасында Мисбах Нуретдин улы да була. Ә 15 августта Минеслу тупылдап торган ир бала тудыра.

1944 елда Мисбах Нуретдин улы бик каты яраланып госпитальдә дәвалана, аннан аңа берничә айга туган авылына кайтырга насыйп була. Кабат фронтка киткән солдатның  һәлак булу хәбәре килеп ирешә. Ә 1945 елның октябрендә кызы дөньяга килә. 

Тормыш михнәтләрен татып үссә дә, Миннур бик чая, укуга һәвәс кыз булып җитешә. Бар теләге – югары уку йортында белем алып, укымышлы кеше булу. 1965 елда ул Кинель авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм, уңышлы гына тәмамлап, ул Похвистнево районының Карл Маркс исемендәге колхозына баш зоотехник булып кайта, шул ук чорда студент чакларында дуслашып йөргән Мәҗитенә кияүгә чыга.

Иске Ярмәк авылы халкы яшь киленне үз итеп кабул итә. Яшьләр авылга кайтып төпләнгәч, Миннур зоотехник ярдәмчесе булып эшли башлый. Бер-бер артлы уллары Марс, ике кызлары Венера һәм Римма туалар. Миннур Мисбаховна – уңган хуҗабикә, сөекле ана, тәүфыйклы килен, җитәкченең түземле хатыны, авыл өстендә хөрмәтле кеше булып гомер юлы үтә. Вакытында матур итеп җиткереп кергән өйләрендә балаларын, оныкларын кунак итеп гомер кичерәләр.  

Миннур апа кайнанасы белән 27 ел яшәп, соңгы юлга кадерләп озаттылар. Абыйсы вафат булгач, 92 яшьлек әнисен дә үзләренә алып кайтып тәрбия кылдылар. Миннур Мисбах кызының йөзе халык алдында якты. Ул 15 ел колхозда зоотехник ярдәмчесе, 20 ел авыл советы сәркатибе вазифасын башкарды. Аның хезмәтен хөкүмәт тә югары бәяләде. 1978 елда – “Победитель социалистического соревнования”, 1980 елда – “Ударник десятой пятилетки” знаклары, 2003 елда “За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения” медале белән бүләкләнде, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре дә күп аның.

Мәҗит һәм Миннур Йосыповларның балалары – аларның иң зур горурлык­лары дисәм дә, һич ялгыш булмас. Марс белән Юлия өч бала тәрбияләп үстерделәр, ике кызлары кияүдә инде. Венера белән Римма да икешәр бала тәрбияләп, югары белем бирделәр. Йосыповларның балалары тәрбияле, игелекле, кешеләргә, әти-әниләренә ярдәмчел, үз балаларына үрнәк булып гомер итәләр. Гаиләдә алган тәрбия орлыклары үз җимешен бирә шул.

Йосыповларның бергә уздырган илле ел гомерендә төрлесе булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә… Болар барысы да узган, онытылган, ә менә мәхәббәт һәм хөрмәт әлегәчә сакланган.

– Эш, гаилә, балалар үс­те­рү, онык­лар сөю куанычлары белән гомер узуын да сизмибез. Яшь чакта гомер ничек тә үтә ул, ә олыгайган көнеңдә бер-береңә терәк һәм кирәк булуыңны аңлыйсың, – диләр бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар.

Ирле-хатынлы Йосыповлар – намуслы, тормышларын туган җирләренә багышлаган мактауга лаеклы кешеләр. Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Мәҗит Зәки улының һәм Миннур Мисбах кызының алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде. 

Фәния Кәримова.

Бердэмлек