Пионер авылын торгызучы Айрат Сафиуллин: «Былтырның безнең авылдан булуына шикләнмим»

0
88

Арча районындагы Пионер авылы бөтенләй юкка чыккан булган. Бүген ул авылда «Пионер» хуҗалыгы чәчәк ата, йортлар торгызыла. Җир йөзеннән юкка чыккан авылга җан биреп буламы? Хуҗалык җитәкчесе Айрат Сафиуллин бу сорауга уңай җавап бирә.

«Иң зур гөнаһ — нигезне ташлап китү»

Мин дә, апам да Казанда туып-үстек, әти-әнием икесе дә Пионер авылыннан. Әти дүрт бала арасында иң олысы булган, ул бик көчле кеше иде. Яшь вакытларында әти-әни Казанга килеп калганнар. Минем барлык балачак хатирәләрем Пионерга бәйле.

Алмалы, Пионер, Күлбаш авыллары колхозларын берләштереп, үзәк булып саналган Яңа Кырлай колхозына керткәннәр. Ул вакыттагы партия җитәкчеләре кечкенә авылларны файда китерми дип тапканнар, чөнки анда юл, газ, электр уты кертергә кирәк булган.

Шуннан авылда эш бетте. Терлекләрне, техниканы алып киттеләр. Халык дүрт чакрым ераклыктагы Кырлайга эшкә, мәктәпкә йөрергә мәҗбүр булды. Авыл кешеләренең күбесе Кырлайга күченде, анда Пионер урамы барлыкка килде. Тора-бара Пионерда ике йорт һәм бер кеше генә калды. Ул абый хәзер мәрхүм инде…

Бер чакрым ераклыктагы күрше Алмалы авылында бөтенләй бер йорт та калмады. Күлбаш авылы да бетте, зиратлар гына калды. Пионерда иң күбе 36 йорт булган. «Пионерда усал кешеләр яши», — дигәннәр, чөнки алар әз булган һәм үзләрен сакларга тырышканнар.

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән күп аралаша идек. Бер тапкыр мин хәзрәттән: «Иң зур гөнаһ нәрсә була? Кеше үтерүме?» — дип сорадым. «Юк. Иң зур гөнаһ — нигезне ташлап китү», — диде ул миңа. Шул аңга кереп калган. Ул вакытка байтак кына гомер узган иде, 90нчы елларда тормышым бик кызыклы булды. Бөтен булган гөнаһка тагын бу гөнаһ та өстәлсә, тарта алмам, дидем. Туганнан туган энекәшләр белән утырып сөйләштек, әти безне төрткәли башлады.

2000 ел башында эшне башладык. Беренче эш итеп, әти туган төп йортны төзекләндердек. Өйнең һәр миллиметрын туры китереп, мунча, сарайларны торгыздык. Анда көрәкләрне куеп калдырырга урын да юк иде, яңгыр яуганда агач астында качып тордык. Әти күп көч куйды, булышты. Әтинең энесе Нәкиф абый, улы Рамил тырыштылар. Кешеләргә эш бирергә кирәклеген аңладык, авыр вакытлар иде бит. Зираттагы тимерләрне урлый башлаганнар иде ул чакта.

«Шүрәле Кырлайдан, ә Былтыр – Пионердан»

Үз вакытында кулыма Пионер авылының хуҗалык китабы килеп кергән иде. Анда һәр хуҗалык турында мәгълүмат бар: гаилә әгъзалары, хуҗалыктагы терлекләр саны, өй-каралтылар, чәчүлекләр…

Балачакта безнең авылны «Ямаш» дип йөртүләренә гаҗәпләнә идем. «Ямаштанмы син?» — дип сорыйлар иде. Биектау районында Ямаш дигән авыл булган. Ул авылда җир җитмәгән һәм аларга бу җирләрне дә биргәннәр. Ямашның бер өлеше бирегә күчеп киткән. 1930 еллар булганга, авылны Пионер дип атаганнар. Безнең авылдан Шүрәле яшәгән урманга кадәр 500 метр ара, ә Кырлайдан — чакрым ярым. Тукай аларныкы, тик Былтыр кемнеке булган соң? Былтырның безнең авылдан булуына һич шикләнмим.

Ямаш авылындагы кырдагы зиратка әти чардуган куеп чыккан. Авыл кешесе чардуган, нигез ташы күрсә, ул җирдән курка. «Атам», — дип куркытсаң да трактор белән керми анда. Нигез ташларына тияргә ярамый.

Әти Пионерда ветераннарга һәйкәл куйды, анда Алмалы һәм Күлбаш исемлеген махсус яздырды. Ачлык елларында алар безгә ярдәм иткән. Алмалы халкы ипине атка ашата иде, бездә халык ачтан үлде, ә авыллар арасы бер чакрым.

Безнең халык эшчән булды. Элек кешеләр, атларны кызганып, утын төягән арбаларны үзләре тартып кайтканнар. Хәзерге кеше башка төрле. Атка караганда үзебезне кызганабыз.

Минем әти белән әни Пионерда җирләнгән. Әти 2015 елда үлде, йөз көннән әни үлде. Әби-бабайның аяк очында яталар. Әти белән әнинең ике ягында үземә һәм апама урын калдырдым…

«Авыл халкы шәһәр кешесенә караганда яхшырак яшәргә тиеш»

Пионерда тугыз йортны төзекләндердек, газ керттек. Хуҗалык булдырдык. Баштарак кош-корт, куян, сарыклар тотып карадык, аннан нәселле мал үрчетә торган хуҗалык булдырдык. Бүгенге көндә «Пионер» хуҗалыгында 2000ләп сарык һәм 500-600 баш сыер асрыйбыз. Җирләр булмаса да, малларны ел саен арттырабыз. Өмет сүнми… Нәрсә дә булса яхшы якка үзгәрер дигән өмет. Авыл халкы шәһәр кешесенә караганда яхшырак яшәргә тиеш. Алай булмыйча, берни дә үзгәрмәс.

Кырлайның Пионер урамында 9 Майда ветераннарны җыеп, бәйрәм үткәрә идек, быел бүләкләр өләштек. Әби-бабайлар хатирәләре белән бүлешәләр, тарихны сөйлиләр. Аларны тыңлап утыру бик рәхәт. Язын зиратларны чистартырга кайтучылар күп. Сабантуй да ясый идек.

Пионерны торгызуга кертелгән акчаның хисабы юк, әлбәттә. Иң мөһиме — безнең вакытта авыл бетмәсен, безнең өстә калмасын. Бүген Пионер яши санала, картада барлыкка килде. Мин җирләрне рәсмиләштерергә кайтканда, хакимияттә Пионер авылының барлыгын белмиләр иде. Авылның барлыгын дәлилләдем.

Шунысы гына проблема – авылга юл юк. Көзен һәм язын тракторлар бата хәтта. Безгә малларны алырга чит илләрдән дә киләләр, ә авылга кереп җитә алмыйлар. Сарыкларны трактор арбасында чыгарабыз.

Юл булмау – кешеләр авылга кайтмауның төп сәбәбе. Кешеләрне бирегә алып килеп: «Сезгә йорт төзим, яшәгез, балаларыгызны мәктәпкә йөртәм», — дим. Юлларны күргәч, кешеләр курка. 15-20 кешене Кырлайдан вахта белән йөртәбез.

«Авылда эш юк», — дип әйтү дөрес түгел. Менә хәзер чәчү вакыты, тракторчыларны, комбайнчыларны төрле төбәкләрдән эзләп йөрибез. Эшләрлек кеше табу бик авыр.

« Пионерның торгызылуы – кабердәге кешеләрнең теләге»

Бер җитәкче кешегә үземнең проблемаларны сөйли башлаган идем, «Станоклар җитми, җиһазлар кирәк», — дим. Ул: «Төп проблемаң ул түгел. Син эштән киткәч, кем эшеңне дәвам итәр?» — диде. Ул хакта минем уйлаган юк иде.

Әбинең намаз укыганы исемдә. «Әби, син надан. Аллаһы Тәгалә юк, Ленин бабай бар», — дидем мин аңа. «Шулайдыр, улым, ышану-ышанмау – синең эш. Тик бер үтенечем бар. бер кешегә дә: „Аллаһы Тәгаләгә ышанмыйм“, дип әйтмә», — дигән иде әби. Әле дә аның сүзеннән чыкмыйм. Пионерның торгызылуы, эшемнең алга баруы да кабердәге кешеләрнең теләге икәненә ышанам. Аларның теләге белән бу эш дәвам итә, шул теләк бер минутта юкка чыкса, барысы да юкка чыга.

Авылны тулысынча торгызып булмый. Әти-әни алдындагы бурычның нәрсә икәнен аңлаган кешеләр булганда, күпмедер дәрәҗәдә торгызу мөмкин әле. Әти бик көчле кеше иде, аз гына үз вакытында тумаган, Пионерны күтәрә иде. Андый кешеләр юк инде, кызганыч, булмас та. Без — бары тик зәгыйфь калдыклар. Эш күп әле, беләм, тик эшләнгән эшне дә күрә белергә кирәк.

Бер урам — бер авыл

Айрат Сафиуллин үзе Пионерны күрсәтә алмады. Без авылга үзебез генә киттек.

Басу юлына борылып кергәч, әңгәмәдәшем сөйләгән юлсызлык башлана. Күл-елгалар, урманнар буйлап сузылган чокыр-чакырлы дүрт чакрым юл бик озын булып тоелды.

Авылның бер очында зират, аның артыннан елга уза. Тынлыкта кыр үрдәге тавышы ишетелә. Авыл эченәрәк кергәндә бер йорт тора, анда кеше яшәми икән. Өй алдындагы шомырт агачы чәчәккә күмелгән. Йортны бер эт саклап утыра. Янәшәсендәге икенче йортның тәрәзәләре юк. Кайтыр кеше булса, йортка тәрәзәдән кояш нуры төшәр иде.

Ферманы да күрдем, анда роман токымы сарыклары үрчетәләр. «Аларның үзенчәлеге шунда: уртача 3-4 бәти китерәләр. Сарыкларга җылы су бирергә кирәк, үтәли җилне һәм дымны яратмыйлар», — дип сөйләде зоотехник Руслан Аймәтов. Руслан авыл фермасында икенче көн генә зоотехник булып эшли икән. Ул бирегә Казаннан кайткан, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты үзе. Эшкә Шушмабаш авылыннан килеп йөри.

Ферманы узгач, тагын бер йорт күренде. Каршында машина да тора, анда яшәүче кеше бар, димәк. Аның каршында кызыл кирпечтән ике катлы йорт — Пионерда торгызылган беренче йорт. Йорт артында үгезләр һәм сыерлар йөри. Аларның мөгезләре юк, үгезләрнең аяклары кыска. Абердин-ангус дигән токым икән. «Бу токым беренче тапкыр Шотландиядә чыгарылган, аннан мәрмәр ит алалар», — дип аңлатты Руслан.

Бу урамның ике ягында кара-каршы торган ике йортка килеп җиттек. «Биредә яшәүче апалар Марий Элдан. Бер апа ашарга пешерә, икенчесе сарык бәтиләрен карый», — диде юлдашым. Урамның сул ягында һәйкәл тора. Торгызылган тагын ике йортта эшчеләр яши. Урам ахырында тагын ике йорт, аларына да хуҗалары кайтып йөри. Бер урам — бер авыл.

Көчле җил чыгып, яңгыр ява башлады: «Авылдан чыгып китеп булырмы икән?» — дигән уй килде башка. Әкрен генә чыктык. Бу авылның киләчәге якты булсын иде.

Гөлүзә Ибраһимова

Подробнее: https://intertat.tatar/

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here