Кадерле әнием, яраткан әбиебез!
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп чыккан кояштай һәрвакыт балкып яшәвеңне телибез. Күңелеңнән шатлык, тәнеңнән саулык-сәламәтлек, йортыңнан иминлек-бәрәкәт китмәсен!
Сөйкемле карашың кояшка
тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык
хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп
тора
Зирәк киңәшләрең, җылы
сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да
үзең.
Сәламәтлек, озын гомер
язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең һәрчак күтәренке
булсын,
Сөенеп һәм сөендереп яшә!
Изге теләкләр белән кызың Гөлфия, оныкларың Анилә, Лилия, Алия, оныкчыкларың Юлия, Әмир, Самира, Милена, Камилә, Кәрим.