Домой Поздравления Похвистнево районы, Гали авылы Мәдинә Кинзәбай кызы ГыйсмӘтуллинага – 70 яшь!

Похвистнево районы, Гали авылы Мәдинә Кинзәбай кызы ГыйсмӘтуллинага – 70 яшь!

0
Похвистнево районы, Гали авылы Мәдинә Кинзәбай кызы ГыйсмӘтуллинага – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, кызым, әниебез, яраткан әбиебез!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! 

Маңгаеңа төшкән аксыл

                                      чәчләр

Сөйкемлелек бирә йөзеңә.

Барысы өчен рәхмәт сиңа,

                                         әнкәй,

Исәнлегең белән йөз яшә!

Син булганда гына без

                                     бәхетле,

Син булганга, якты көнебез.

Кыш аенда ишелеп кар

                                    яугандай,

Ап-ак бәхет-шатлык телибез.

Котлы булсын, әнкәй, туган

                                          көнең.

Балкып торсын һәрчак

                                     йөзләрең.

Кайгы-хэсрәт күрми, шатлык

                                          белән

Үтсен иде алдагы көннәрең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Әхмәтзыя, инәкәең Бибинур, балаларың Наилә, Наил, Раилә, Әлфия, кияүлерең, киленең һәм онык­ларың.