
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз!
Без сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зур-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән
матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Румия, балаларың Илдар, Рафаэль, Расих, киленнәрең Гүзәл, Гөлфия, Дания һәм оныкларың.
* * *
Мөхтәр Зөфәр улы Юнысовка!
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Изге теләкләр белән апаң Фәһимә, сеңелләрең Саҗидә, Роза, Гөлия гаиләләре белән.