Домой Поздравления Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Мәдинә Галимҗан кызы Шабаевага!

Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Мәдинә Галимҗан кызы Шабаевага!

0
Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Мәдинә Галимҗан кызы Шабаевага!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез!

Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Туган көнең, әни, алып килсен

Бары сәламәтлек, шатлыклар,

Безгә биргән йөрәк җылыларың

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миргалифән, балаларың Фәгыйль, Гөлия, киленең Лилия, оныкларың Рафаэль, Даниэль, Тимур.