Домой Жизнь татар Татары в регионе Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Әхмәдулла Сәлахетдин улы Иваевка – 87 яшь!

Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Әхмәдулла Сәлахетдин улы Иваевка – 87 яшь!

0
Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Әхмәдулла Сәлахетдин улы Иваевка – 87 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз!

Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.

Әтиебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Безнең өчен күпме

                       тырыштың син,

Уйландың син гомер эчендә.

Онытмабыз, әти, һичбер

                                     вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Изге теләкләр белән ул­ларың, киленнәрең, кызла­рың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.