
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз!
Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган матур, якты теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткән өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез.
Безнең өчен күпме
тырыштың син,
Уйладың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер
вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Аяз булсын туар таңнарың,
Шатлык нуры чәчсен күзләрең.
Күкрәмәсен аяз күңелең,
Боекмасын һич тә йөзләрең!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәния, балаларың Халит, Румия гаиләләре белән, оныкларың Алсу, Юлия, Динара.