Кадерлебез!
Без сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Җәйге матур чәчәкләр вакытында чәчкә кебек матур булып тугансың. Чит авылда яшәсәң дә, син безгә бик кадерле. Туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларың белән исәнлектә-саулыкта, шатлыкта гомер кичерүеңне телибез. Үз аякларың белән йөреп, байлыкта-муллыкта балаларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез.
Якты кояш һәрчак юлдаш
булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине читләп
үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең!
Иң изге теләкләр белән апаларың София, Әлфия һәм энең Халит гаиләләре белән.