Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә син яшә.
Сиңа саулык, бәхет
теләгәндә
Амин, диеп торсын фәрештә.
Һәрбер иртә, сине куандырып,
Алсуланып яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Изге теләкләр белән кызың Рәфилә, киявең Абдерәшид, оныкларың, оныкчыкларың.