Домой Жизнь татар Татары в регионе Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Гадилә Нәгыйм кызы Гыйниятуллинага – 80 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Гадилә Нәгыйм кызы Гыйниятуллинага – 80 яшь!

0
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Гадилә Нәгыйм кызы Гыйниятуллинага – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез!

Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – ул әни. Безне, кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әни, әти, сезгә бурычлы.

Әниебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлап, тән сихәтлеге, саулык, иминлек телибез. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай әти белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әнинең дә

Юбилее – сиксән яше.

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Өч бала сөеп үстергән.

Син булганда без бәхетле,

Туган йортыбыз исән.

Ялгышмабыз, син ул, әни,

Безнең терәгебез, дисәк.

Ә без сиңа озак еллар

“Әни” диеп сөеп дәшик.

Балаларың, оныкларың

Белән бергә гөрләп яшик.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габдулла, кы­зың, улларың, киявең, килен­нәрең, оныкларың һәм онык­чыкларың.