Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни!
Котлы булсын туган көнең,
әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч
булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Изге теләкләр белән улларың Нәбиулла, Наил, кызың Фәния, киленнәрең Нурия, Флера, киявең Гыйльметдин һәм онык-оныкчыкларың, барча дусларың, туганнарың.