Домой Поздравления Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Мөгаззәмә Бәкер кызы Гарифуллинага – 80 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Мөгаззәмә Бәкер кызы Гарифуллинага – 80 яшь!

0
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Мөгаззәмә Бәкер кызы Гарифуллинага – 80 яшь!

Кадерле әниебез!

Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – ул әни. Безне, кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әни, әти, сезгә бурычлы.

Әниебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлап, тән сихәтлеге, саулык, иминлек телибез. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әнинең дә

Юбилее — сиксән яше.

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Өч бала сөеп үстергән.

Син булганда без бәхетле,

Туган йортыбыз исән.

Ялгышмабыз, син ул, әни,

Безнең терәгебез, дисәк.

Ә без сиңа озак еллар

«Әни» диеп сөеп дәшик.

Балаларың, оныкларың

Белән бергә гөрләп яшик.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Насыйх, ба­лаларың Рузалия, Фәнис, Рушания, киявең Рафаэль, ки­ленең Инзилә.

*  *  *

Кадерле әбиебез!

Син – өебезнең нуры, зур байлыгыбыз, тиңдәшсез хәзинәбез, олы куанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без бабай белән синең канат астында бик бәхетле булып яшәдек. Әле бүген дә сезнең кайгыртучанлыкны тоеп гомер кичерәбез. Һәрберебез үз йорты, гаиләсе белән яшәсә дә, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз – төп йорт җылысы һәрчак безне үзенә тартып тора, чөнки анда син, кадерле әбиебез бар. Кайчан кайтып керсәң дә, колач җәеп каршы аласың, тәмле ашлар белән сыйлыйсың. Синең изге теләкләрең, хәер-фатихаң, догаларың безне саклап йөртә, мең бәладән коткара. Безгә биргән киңәшләрең, кылган яхшылыкларың өчен бик зур рәхмәт сиңа, кадерле әбиебез!

Сөеклебез! Сине чын кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көн­нәр, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен. Киләчәктә бабаебыз белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безне сөендереп озын-озак яшәгез!

80 яшь – әле картлык түгел,

Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.

Аллаһ безгә гомер бүләк

                                       иткән,

Иман белән кирәк яшәргә.

Безгә канат, олы терәк булып,

Гөрләп яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

                                           генә

Юлдаш булсын сезгә

                             картлыкта.

Иң изге теләкләр белән оныкларың Гөлгенә, Салават гаиләләре белән.