Домой Поздравления Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Шамил Шәмсетдин улы Идигаровка – 60 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Шамил Шәмсетдин улы Идигаровка – 60 яшь!

0
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Шамил Шәмсетдин улы Идигаровка – 60 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз!

Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Без бәхетле, әти, син булганга,

Балам, диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,

Бүген 60 яшең тулганда.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр юллап, тормыш иптәшең Роза, улың Руслан, кызың Юлия, киявең Илшат, киленең Юлия, оныкларың Рөстәм, Регина, Альбина, Диана.