Домой Поздравления Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яшәүче Әминә Гайзулла кызы Зыятдиновага – 70 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яшәүче Әминә Гайзулла кызы Зыятдиновага – 70 яшь!

0
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яшәүче Әминә Гайзулла кызы Зыятдиновага – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, апабыз, сеңелебез, әбие­без, туганыбыз.

Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур те­ләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәтлибез, чын йөрәктән яратабыз һәм озын гомер, исәнлек, тигезлек телибез.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                                шатлыклар.

Туганлыкны саклап яшик

                                         шулай,

Бер-беребезнең хәлен

                                     белешик,

Шатлык килсә, бергә

                           уртаклашыйк,

Борчуларны бергә бүлешик.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәҗип, кызың Эльвера гаиләсе белән һәм барча туганнарың.