Кадерле әниебез, апабыз, сеңелем!
Без сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлап, иң изге, иң якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел син. Дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәтлибез, чын йөрәктән яратабыз. Аллаһыбыз биргән гомерне исәнлектә-саулыкта, бергәләшеп, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын туган көнең
диеп,
Сиңа сәлам язып салабыз.
Корыч кебек ныклы
сәламәтлек,
Шатлык кына теләп калабыз.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле синең үткән
юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Туганлыкны саклап яшик
шулай,
Бер-беребезнең хәлен
белешик.
Шатлык килсә, бергә
уртаклашыйк,
Борчуларны бергә бүлешик.
Изге теләкләр белән улың Марат, кызың Зөлфия, апаң Рәйсә, сеңелләрең Мәдинә, Фәридә һәм сеңелкәшләрең гаиләләре белән.