Домой Главные новости В стране и мире «Поле-чудес»ның Яңа ел чыгарылышында Татарстан кызы катнаша

«Поле-чудес»ның Яңа ел чыгарылышында Татарстан кызы катнаша

0
«Поле-чудес»ның Яңа ел чыгарылышында Татарстан кызы катнаша

30 декабрьдә, беренче канал «Поле чудес»ның Яңа ел чыгарылышын күрсәтәчәк. Ул якынлашып килүче Үгез елына багышланган, шуңа күрә тапшыруның төп катнашучылары – илнең терлекчелек тармагы белгечләре. Россиянең 9 төбәге, шул исәптән Татарстан да, Леонид Якубовичтан чакыру алды.

Октябрь аенда «Поле чудес» тапшыруында Арча районының Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова катнашкан иде, ә инде декабрь аенда ук шул авылда эшләүче Ләйсән Хәмитова «Поле чудес»ка юл тотты.  

Ул «Северный» ширкәтендә зоотехник-селекционер булып эшли. «Поле чудес» телетапшыруына 26 яшьлек гади авыл кыз ничек эләккән соң?  

— Районның баш зоотехнигы шалтыратты һәм «Поле чудес» тапшыруының Яңа ел чыгарылышы авыл хуҗалыгына багышлана һәм анда катнашу мөмкинлеге бар, диде. Миңа анкета-заявка тутырып җибәрергә тәкъдим итте. Башта моңа шикләнебрәк карадым, үтәрмен дип ышанмадым да. Әмма мин мөмкинлекне кулдан ычкындыручылардан түгел. Нәрсә булса, шул булыр, дип уйладым да, риза булдым. 3-4 көннән үк уңай җавап алдым. Шулай итеп, декабрь башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән мин «Поле чудес» тапшыруын яздырырга Мәскәүгә киттем.  

— Анда баргач нинди хисләр кичердегез?  

— Килгәч тә, кара-каршы сөйләшү булды. Кайчан алкышларга, кайчан елмаерга, ничек дөрес итеп басып торырга – барысын да җентекләп аңлаттылар. Сәхнә артында барысы да башкача икән. 1 сәгатьлек тапшыруны 4 сәгать төшерделәр. Һәр эпизод аерым төшерелә, һәр катнашучыга билгеле бер вакыт бирелә, әмма телевизордан барысын да күрсәтмиләр, бары тик уңышлы эпизодлар гына күрсәтелә. Бу хакта безне алдан ук кисәттеләр, һәм дулкынлану кими башлады. Бик кызык булды, миңа ошады. Катнашучылар бөтен Россиядән җыелган иде. Алтай краеннан, Ленинград, Орел өлкәләреннән, Удмуртиядән һ.б. яклардан килгәннәр. Әлбәттә, Татарстаннан бүләкләр алып бардым. Барлык серләрне дә алдан ачмыйм инде, тамашачыларга кызык булмас. Тапшыруны Яңа ел алдыннан, чәршәмбе көнне 30 декабрьдә  карарга мөмкин булачак.  

— Үзең турында сөйлә әле. Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайладың?  

— Мин Шушмабаш янәшәсендәге Шекә авылында тудым һәм үстем. Югары белем дипломы алгач, туган авылыма кайттым. Хәзерге вакытта төп йортта әти-әни янында яшим. Үз эшемне яратам. Минемчә, үз һөнәреңне яратмыйча, эшләп булмый. Бүген мин биредә эшләвем белән горурланам: «Северный» АХҖК ҖЧҖ – икътисадый яктан нык, үсә торган хуҗалык.  

— Үгез елы алдыннан үзегезгә нинди максатлар куйдыгыз?  

— Булганына куанам. Тик алдымда ишек ачылса, керү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйм. Ярдәм кулын сузып, бу сәфәрдә матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, беренче каналда «Поле  чудес» программасының Яңа ел чыгарылышын бүген, 30 декабрьдә, 19.30 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

  Шәһри Казан

matbugat